16+

Автобуслар Яңа елга әзерләнә башлады

Яңа ел рухы, бәйрәм мохите сизелә башлады. Сәүдә үзәкләрен, башкала паркларын чыршылар бизи, хәтта җәмәгать транспорты да бәйрәмгә әзерләнә.

Автобуслар Яңа елга әзерләнә башлады

Яңа ел рухы, бәйрәм мохите сизелә башлады. Сәүдә үзәкләрен, башкала паркларын чыршылар бизи, хәтта җәмәгать транспорты да бәйрәмгә әзерләнә.

Социаль челтәрләрдә дә бизәлгән автобус рәсемнәре күренә башлады. Шундыйларның берсе – 33 номерлы маршрут. Автобусның тәрәзәсенә кәгазьдән кар бөртекләре кисеп ябыштырганнар, салонда мишура ялтырый, чыршы уенчыклары эленгән, гирляндалар яна.

Ел саен автотранспорт оешмалары Яңа ел бәйрәменә автобусын иң матур итеп «киендергән» кондуктор, шоферлар арасында бәйге оештыра. Сүз уңаеннан, хезмәткәрләр автобусларны үз акчаларына бизи. Аннары ел азагында конкурска нәтиҗәләр ясыйлар.

Бу бәйгегә бөтен автобус хезмәткәрләре кушылмаса да, автобусын бизәүчеләр шактый икән. «Яңа ел рухында бизәлгән салонда үзебезгә дә эшләү күңеллерәк, халык та канәгать», – ди шоферлар. Шул ук вакытта ЮХИДИ хезмәткәрләре шәһәрара, ерак юлга йөри торган автобусларны бизәргә киңәш итми.
– Кәеф күтәрер өчен шофер тәрәзәсенә ялтыравык элү бер нәрсә, салонны бизәү катгый тыела. Бу пассажирларга комачауларга, шоферның игътибарын читкә юнәлтергә мөмкин, – ди юл иминлеге инспекторлары.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading