Сәкинә Шәймиева рухына багышлана
Көтмәгәндә киттегез Сез,
Туган, дусны калдырып.
Сезне сөйгән, хөрмәт иткән
Йөрәкләрне яндырып.
Бик яхшы кеше булдыгыз –
Калмады сокланмаган.
Кызганыч, хәзер игелек
Күпләрдә сакланмаган.
Изге кеше булгангадыр,
Киттегез Сез җомгада.
Сездәй милләт кызын халык
Искә алыр догада.
Намаз саен Сезгә дога кылам –
Каберләрегезгә нур тулсын.
Урыныгыз Сезнең җәннәтләрнең
Иң югары катында булсын!
Бәйрәмхан Сафин,
Казан шәһәре.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар