16+

Айфон отасың киләме? Чүплек эзлә!

Мәктәп укучылары ел дәвамында Татарстан буенча чүплекләрне телефоннарына фотога төшереп йөрде. Быел «Мәктәп экопатруле» ярдәмендә генә 4 мең чүплек ачыкланган. Иң актив укучыларга 21 ноябрь көнне бүләкләр дә бирделәр хәтта.

Айфон отасың киләме? Чүплек эзлә!

Мәктәп укучылары ел дәвамында Татарстан буенча чүплекләрне телефоннарына фотога төшереп йөрде. Быел «Мәктәп экопатруле» ярдәмендә генә 4 мең чүплек ачыкланган. Иң актив укучыларга 21 ноябрь көнне бүләкләр дә бирделәр хәтта.

Җиңүчеләр арасында Түбән Каманың 24нче лицей-интернаты укучысы Таһир Ашрапов та бар. Ул, бәйгедә әти-әнисе белән инде дүртенче ел катнашып, беренче урыннар яулый икән. Бу юлы аңа «Иң актив мәктәп укучысы» исемен биргәннәр.

– Без һәрвакыт әйләнә-тирәне чистарту белән мәшгуль. Подъезд төбендә чүп күрәбез икән, аны контейнерга ыргытып китәбез. Әби-бабай янына авылга кайтабыз икән, анда чишмәләр, зиратлар чистартабыз. Үсә төшкәч, безгә улыбыз да кушылды. Якыннарыбыз да хәзер, безгә карап, табигать сагында тора, – ди Таһирның әтисе Зөфәр.

Таһирга, тырышлыгы өчен, Татарстан экология һәм табигый байлыклар министрлыгы айфон, планшет хәтта ноутбук та бүләк иткән булган. Гаиләнең эшен Түбән Кама шәһәр мэры да бәяләгән.
Без әйләнә-тирәне чүплектән азат итмәсәк, кем чистартсын аны?! Башкаларга салынып ятмыйбыз, үзебез эшлибез, – ди Зөфәр Ашрапов.

 Республикада «Мәктәп экопатруле» инде дүртенче елын эшли. Биредә ел саен иң актив сыйныф, иң актив мәктәпне дә билгелиләр әле. Дүрт ел вакыт эчендә экологлар укучылар ярдәмендә 20 меңнән артык чүплекне юк итәргә өлгергән.

«Мәктәп экопатруленә» син дә кушыла аласың. Урамда күргән чүпне телефоныңа төшер дә «Мәктәп экопатруле» («Школьный экопатруль») кушымтасына керт. Бәлки киләсе елга сиңа да Айфон бүләк итәрләр?

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading