16+

Айга бер тавык та җитә, күп булса да бетә

Исең китмәле инде, хәзер безгә ничек яшәргә генә түгел, ничек тукланырга һәм аның өчен күпме акча сарыф итәргә кирәклеген дә өйрәтәләр.

Айга бер тавык та җитә, күп булса да бетә

Исең китмәле инде, хәзер безгә ничек яшәргә генә түгел, ничек тукланырга һәм аның өчен күпме акча сарыф итәргә кирәклеген дә өйрәтәләр.

Министр кәнәфиенә менеп утыручыларның турыдан-туры үз бурычлары бар-барын, әмма алар меню белән рацион төзү һәм халыкның акча янчыгын тикшерү белән мәшгуль.

Саратов өлкәсенең элеккеге хезмәт, эш белән мәшгульлек һәм миграция министры Наталья Соколованың, яшәү минимумы өчен аена 3,5 мең сум да җитә, дигән сүзләре җәнҗал куптарды һәм бу аның кәнәфиен бушатуга сәбәпче дә булды.

Янәсе, аның сүзләренчә, айга бер тавык сатып алып, аңардан әллә ни чаклы ризык әзерләп була икән. Ризыкны ничек кенә төрләндерсәң дә, 30 көнгә бер тавык – бер тавык инде ул. Калган көннәрдә макарон, ботка һәм яшелчәләр белән тукланырга киңәш итә элеккеге министр. Медицина фәннәре докторы Михаил Гинзбург шул суммага бер айлык меню төзеп караган. Диетолог фикеренчә, меню бик файдалы һәм диетик килеп чыккан, имеш. Анда сөт, ачыган сөт продуктлары, йомырка, ипи, ярмалар һәм министр атап үткән «макарошка»лар кергән. Әле тагын бер тавык, ике кило балык, бераз бәрәңге, яшелчә, җиләк-җимеш, чәй белән үсемлек маена да акча калган. Бик авыр физик хезмәт башкармаучылар өчен җитәргә тиеш ди, әмма барыбер шул натрий глутаматы белән матурайтылган бер тавык инде. Кәбестә яфрагы белән барып җитәрсең җитүен, кайтып җитәрлек рәтең калса. «Берне менәм, икене менәм, өченчегә рәт калмый», – дип зарланган ди бер бабай, баскычтан менгәндә. Бер тавыкны 30 көнгә сузса, беренчесендә үк рәте бетәчәк. Бу меню Соколова кебекләргә туры килә – авырлык артмый, фигура бозылмый, капка төбеннән килеп алалар, офис ишеге төбенә китереп куялар. Иң авыр күтәргәне – кулындагы каләм, айга берничә тапкыр тавык итенең кечкенә кисәкләрен санамаганда.

Ләкин шуны да онытырга кирәкми – яшәү минимумына ашау­ өчен тотылган акча гына керми. Саратов министры үзе бу суммага яшәп карау экспериментыннан баш тарткан, ә соңрак билгеле булганча, аның узган елгы кереме 2,7 миллионны тәшкил иткән. Ашау-эчүгә чыгымнарны азайтканга күрәдер инде. Җирле газеталар язганча, башка министрлар беләр беррәттән, Соколова да дүрт ел буена материаль ярдәм алган алуын, ул елына нибары 100 мең сум гына.
Халыкның «күп» ашап-эчүенә эче пошучылар бер бездә генә түгел. Украина министры Алексей Рева немецларның керемнәренең – 14, украиннарның 50 процентын ашауга тотканнарын санап чыгарган. Ләкин ашау белән ашауның да, керемнең дә аермасы булуы турында эндәшүче юк. Росстат башлыгы Александр Суриков быел җәй россиялеләрнең итне күп кулланулары турында язып чыккан иде. Туклану институты белгечләре фикеренчә, казылык белән сосисканы атнага бер тапкырдан күбрәк ашау – нормадан тайпылуга керә икән. Сәламәтлеге турында кайгырт­кан кешенең бу төр ризыкларны бөтенләй ашамаска тиешлеген әйтеп торучы юк.

Тарихтан күренгәнчә, туклану темасын күтәрү куркыныч нәрсә икән ул. Ачтан интеккән парижлыларга: икмәкләре булмаса, пирожный ашасыннар, дип кычкырган Франция королевасы Мария-Антуанетта гомерен гильотина пычагы астында тәмамлый. «Потемкин» броненосецы матросларына сасыган ит ашатырга теләгән офицерларның бер өлеше атылып, икенче өлеше суга батырылып үтерелә. 1962 елда Новочеркасск шәһәрендә бер эшченең: «Балаларның ни ит, ни сөт күргәннәре юк!» – дигәненә каршы завод директоры: «Эчәк пирожкиларын ашасыннар!» – дип җавап кайтарган. Нәтиҗәдә, бунт күтәргән халыкны бастырыр өчен, кораллы гаскәр җибәрелә, 20ләп кешенең гомере өзелә.

Ач кешенең ачуы яман дип, тикмәгә генә әйтмәгәннәр, аның авырткан җиренә басарга кирәкми. Ни рәвешле һәм нәрсә ашарга икәнен һәркем үзе хәл итә, монда бернинди кәнәфи хуҗаларының менюсына да, рецептларына да мохтаҗлык юк. Соколованың сүзләренә губернатор Валерий Радаев: «Халык өчен мөһим булган темаларга андый караш булырга тиеш түгел», – дип җавап биргән һәм кискен чаралар күреләчәген хәбәр иткән. Җир йөзендә гаделлек бар икән әле дип шатланып, тавыкның шактый гына өлешен ашап та бетердем, Гинзбург диетасы белән тук­ланып булмады, фигурам бозылыр инде.

Фото: vk-smi.ru

Язмага реакция белдерегез

4

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading