16+

Айрат Фәррахов: "Икътисадны кече һәм урта бизнес кына күтәрә ала"

Бүген "Бердәм Россия" сәяси партиясенең төбәк бүлегендә РФ Дәүләт Думасы депутаты Айрат Фәррахов праймеризда катнашу өчен документларын тапшырды.

Айрат Фәррахов: "Икътисадны кече һәм урта бизнес кына күтәрә ала"

Бүген "Бердәм Россия" сәяси партиясенең төбәк бүлегендә РФ Дәүләт Думасы депутаты Айрат Фәррахов праймеризда катнашу өчен документларын тапшырды.

-  "Бердәм Россия" -  мондый зур күләмдә сәяси чара уздыра торган бердәнбер партия. Анарда теләге булган һәр кеше кандидат буларак катнаша ала. Кандидат исә, үз чиратында, аннары ярышта катнаша, федераль парламентта татарстанлыларның ихтыяҗын яклый ала,- дип билгеләмә бирде кандидат праймеризга.

Аның фикеренчә, бу сәяси чара гражданнар белән очрашырга, өстенлекле якларны ачыкларга ярдәм итә.
- Якын арада мин сайлаучыларым белән очрашуларны тагын да ешлатырга телим. Минем үз программам бар, әмма эшләрне тизләтү таләп ителә торган яңа юнәлешләр барлыкка килеп тора. Законнар камилләштерергә тиеш. Моның өчен экспертлар һәм юридик база таләп ителә. Иң мөһиме, парламентта нәтиҗәле һәм профессиональ эшләүчеләр кирәк, - диде Айрат Фәррахов.

Тәҗрибәле депутат коронавирус темасын да читләтеп үтмәде. Вакцина ясату һ. б. темаларга кагылышлы актуаль темалар сайлаучыларын гына түгел, үзен дә борчуын искәртте.

- Мин кече һәм урта эшмәкәрлек өлкәсендә дә эшләдем. Икътисад хәзер бик авыр хәлдә һәм аны бары кече һәм урта бизнес вәкилләре, инициативалы кешеләр, үз тирәсендә башкаларны туплый алган лидерлар гына күтәрә алачак, - дигән фикердә Айрат әфәнде.

Соңгы чакырылыш вакытында Айрат Фәррахов 1500 дән артык кеше кабул иткән. Аның тарафыннан 100 гә якын закон проекты эшләнелгән һәм инде кабул ителеп, гамәлгә кергән.

- Минем көндәшлеккә чыдам булуым, тәҗрибәм, белемем Татарстан сайлаучылары файдасына эшләячәгенә ышанам, - дип өмет баглый Айрат Фәррахов.

Билгеле булганча Дәүләт Думасына сайлаулар быел сентябрь аенда узачак.

                                           Лилия Локманова 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading