16+

Айсылу Габдинова: "Миңа гына түгел, ТАТАРГА Илфак Шигапов җитми!"

Танылган шагыйрь, журналист, продюсер Илфак Шиһаповның туган көне бүген. Исән булса, аңа 54 яшь тулган булыр иде. Шул уңайдан аны танып-белүчеләр бүген кайбер хатирәләре белән уртаклаша. Җырчы Айсылу Габдинова да сагынып искә алган аны.

"Исән булса... Эх, исән булса, бүген 54 кенә тулган булыр иде. Бүген барыбыз да белгән, безнең яраткан Илфак абыйның туган көне. Гениаль кеше иде. Үз причудалары белән, үзенә генә хас идеялар белән.
Күпме белә иде ул, искиткеч! Нинди генә теманы башласаң да, барысына да сөйләшә ала иде.
Таң атуына, кош сайравына чын күңелдән соклана, шатлана белгән самими кеше! Көненә 10 чашка кофе, 1-2 пачка сигәрит тарта торган, урамда -30 булса да, көзге пальтосын ычкындырып йөргән, кешегә соңгы ыштанын салып бирергә әзер кеше.
Илфак абый, сиңа 20, миңа 50 бугай дип көлә идем мин.
Беренче фотоны ул гына төшерә ала иде инде! Туймазыда гастрольда идек. Ул, әти, мин, егетләр...Концерт араларында фатирда яшәдек. Подъездда мин өйсез песине табып ашата башладым, ул кадрга тотып алды... "Әйдә өйгә алып керәбез дип" ул гына тәкъдим итә ала иде инде. Безнең белән яшәп алды ул песи, уууфффф...
Кызыклар күп иде инде.
Жырларың, үзең өчен рәхмәт әйтәбез! Миңа гына түгел, ТАТАРГА Илфак Шигапов җитми!
P.S. Ашыгып кына яздым, уйланып утырсаң, язарлык әйбер күп", дип искә алган ул Илфак Шиһаповны.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading