16+

«Әзер аранжировкага килеп җырлау гына түгел, ә тере тавыш белән эшләү»

Татар телендә эшли торган САФ балалар интернет-радиосы 4 декабрьдә «Чулпан» мәдәният үзәгендә узачак җанлы концертка чакыра.

«Әзер аранжировкага килеп җырлау гына түгел, ә тере тавыш белән эшләү»

Татар телендә эшли торган САФ балалар интернет-радиосы 4 декабрьдә «Чулпан» мәдәният үзәгендә узачак җанлы концертка чакыра.

Татар телендә эшли торган САФ балалар интернет-радиосы 4 декабрьдә "Чулпан" мәдәният үзәгендә узачак җанлы концертка чакыра. Әлеге кичә – "САФ музыка" проектының икенче сезонына нәтиҗә булачак.

Радионың музыкаль мөхәррире Чулпан Яркәева сүзләренчә, проектның беренче сезоны күбрәк академик музыка белән эшләсә, икенче сезон тагын да кызыграк һәм берникадәр эксперименталь булган. 

– Бу юлы проектның тәүге сезонында катнашкан балаларыбыз белән күпләр яраткан эстрада җырларын һәм ретро-җырларга яңа сулыш өрергә булдык. Иҗат процессы музыкаль лаборатория форматында барды - катнашучы балаларыбыз профессиональ музыкантлар белән турыдан-туры эшләде. Ягъни әзер аранжировкага килеп җырлау гына түгел, ә тере инструментлар белән, бэнд белән башкарырга өйрәнделәр, – дип сөйләде ул.

Катнашучылар Yummy Music Band төркеме һәм аның сәнгать җитәкчесе Юрий Федоров белән эшләгәннәр. 4 декабрьдә 15 җырдан торган программа күрсәтәчәкләр. Аннан тыш, башка бүләкләр дә булачак. 

Алга таба шушы җырларны САФ радио студиядә яздырып, үз фондын тулыландырырга да җыена. 

"САФ музыка" проектының беренче сезоны кысаларында «Без дә яшәрбез» җырын олпат җырчылар, танылган яшь музыкантлар һәм балалар белән бергә җырлап, бу җырга ретроспектив клип төшергән иде.

Алсу Мансурова

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading