16+

Бала хокуклары буенча яңа вәкаләтле вәкил татарча өйрәнерме?

Татарстанда Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил алышынды. Республикада бу институт барлыкка килгәннән алып аны Гүзәл Удачина җитәкләгән иде. Бүген ТР Дәүләт Советы депутатлары исә Президент Рөстәм миңнеханов тәкъдим иткән Ирина Волынецның кандидатурасын хуплады.

Моңа кадәр Ирина ханым “Илкүләм ата-аналар комитеты” төбәкара иҗтимагый хәрәкәте рәисе вазыйфасын башкарган. Ул үзе дә күп балалы әни. Ире белән алар дүрт бала тәрбияли.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, заманында Ирина Волынец татар телен бары факультатив рәвештә генә укытырга дип чыгыш ясаган кеше. Депутатлар моны онытмаган һәм Ирина ханымның исенә төшерде.

-  Мин яртылаш татар кызы. Кечкенә улым да  бик яхшы татарча сөйләшә. Мәктәптә татар телен укытмаячакларын белгәч, бик борчылды. Минем балаларым татарча яхшы белүен телим. Ана телен белгәннәр тормышта зуррак уңышларга ирешә ала, – дип җавап бирде Ирина ханым. Үзе исә бала вакытта татарча яхшы белсә дә, хәзер  оныткан булып чыкты.

Шул уңайдан, депутат Азат Хамаев: “Хакимиятнең һәр вәкиле дә ике дәүләт телен дә белергә тиеш”, - дигән теләген җиткерде.

Рамил Төхфәтуллин исә яңа сайланган вәкаләтле вәкилнең телевидениедә  ярымшәрә төшүен искә алды. Әмма бу сораудан Ирина ханым “шома” гына котыла алды.

Моңа кадәр Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил вазыйфасын 10 ел башкарган Гүзәл Удачина Татарстанның Конституция суды судьясы итеп сайланды. Шундый ук вазыйфага ТР Югары судының моңа кадәр отставкада булган судьялары Марат Хәйруллин һәм Фәнис Мусин билгеләнде. 

Лилия ЛОКМАНОВА

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading