Гаиләдә һәр көнне берникадәр вакытны бергә, сыйфатлы итеп үткәрү гадәте кертергә кирәк. “Сыйфатлы” ничек була, дисезме? Сез бала белән икәүдән-икәү калып, үзара сөйләшергә, бер-берегезне тыңларга кирәк. Әмма бу чын-чынлап, кызыксыну белән булырга тиеш. Чөнки әти-әни баналь сораулар бирергә мөмкин. “Көнең ничек үтте?”, “Нинди билгеләр алдың?”. Болар барысы да тышкы атрибут кына. Көн дәвамында бала үзен ничек хис иткән? Менә шул турыда сорарга кирәк. Сине нәрсә сөендерде? Нәрсә кәефеңне төшерде? Кем белән аралашу сиңа кызык булды? Шул гади генә сораулар баланы уйланырга мәҗбүр итә. Алар баланың эчке тормышына игътибар итәргә этәргеч ясый. Баланың эчке дөньясы белән бәйләнеше арта. “Әйе, бу әйберләр мине сөендерә, ә менә болары кәефемне төшерә, шуңа күрә миңа күбрәк менә мондый әйберләргә игътибар итәргә кирәк”, дип уйлый.
– Туры юлдан тайпылган балага ничек ярдәм итеп була? Нинди хаталар ясамаска?
– Игътибарлы әти-әни, гадәттә, моны шунда ук сизә. Әгәр бала чыннан да начар компаниядә икән, аның мәктәптәге тәртибе дә начараерга мөмкин. Мондый вакытта гына түгел, гомумән, баланы мәктәпкә биргәч, сыйныф җитәкчесе белән тыгыз бәйләнештә булырга кирәк. Шалтыратып, гел белешеп тору гына түгел, ә чын-чынлап кызыксыну мөһим. Бала үзен мәктәптә ничек тота, барысы да әйбәтме. Сыйныф җитәкчеләре мондый сөйләшүләргә ачык һәм әти-әниләрнең кайгыртучан булуларына сөенә генә. Гадәттә, битараф булмаган ата-аналарның балалары моны тоя, үзләренең кирәк булуларын сизә. Әгәр дә балада әзрәк тайпылыш күренә башласа да, бу мәсьәләне тиз генә чишәргә була.
Баланың үзгәрә башлавын күрәсез икән, аның белән бик күп сөйләшергә кирәк. Һәм ул сөйләшү тикшерүдән башланырга тиеш түгел. Сез балагызга игътибарыгызны күрсәтәсез. Бу вакытта бәлки эшне дә кичектереп торырга туры килер. Эштә ял алырга мөмкин. Кайбер очракларда хәтта күпмедер вакыт мәктәпкә дә йөрми торырга була. Берәр яңа җиргә барырга. Әти-әни белән бергә үткәрелгән вакыт, яңа урында бергә бару, вакытны бергә уздыру – сезне берләштерергә нигез булачак.
Әлбәттә инде белгечләр ярдәме дә кирәк. Безнең шәһәрдә дә психологик ярдәм күрсәтүче үзәкләр бик күп. Аларга мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Мәктәпләрдә дә психологлар бар. Алар хәтта баланы сезгә караганда да яхшырак беләдер әле.
Мәктәптә эшләгәндә шундый тенденцияне күзәттем: мәктәптәге психологка мөрәҗәгать итү дә ул бернинди дә сәер күренеш итеп кабул ителми. Психологка балалалар да, ата-аналар да бик күп мөрәҗәгать итә һәм бу дөрес практика дип саныйм. Һәрбер проблеманы да белгеч ярдәмендә чишү файдалырак һәм нәтиҗәлерәк. Кеше үзе барысын да булдыра алмый. Һәр кеше дә хаталар ясый. Мин барысын да эшли алам, дип уйларга кирәкми. Иң беренче, ата-анага үзенә күз салырга кирәк.
Балада чагылыш тапкан һәм ата-анада да булган нинди проблема бар икән? Ата-ана бала белән бик нык бәйләнгән һәм күчеш чорында гына баланың әти-әнисеннән аерылу вакыты башлана. Әти-әнинең үзенә ышаныч булырга тиеш. Һәм үзеңдә булган проблемаларны да вакытында чишәргә кирәк. Бала тугач җаваплылык үзең өчен генә түгел, бала өчен дә барлыкка килә. Кеше баласы үсә бит, минеке дә үсәр әле дип уйларга ярамый. Һәрвакыт игътибарлы булырга кирәк.
Фото: "ШК" архивыннан
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар