16+

«Балакаем йөгереп чыккан, үзе бер кат трусиктан, яланаяк, күлмәксез...»: Тәтеш районында янгын

Тәтеш районының Татар Бидәнгәсе авылында яшәүче 4 балалы гаиләнең йорты янган.

«Балакаем йөгереп чыккан, үзе бер кат трусиктан, яланаяк, күлмәксез...»: Тәтеш районында янгын

Тәтеш районының Татар Бидәнгәсе авылында яшәүче 4 балалы гаиләнең йорты янган.

17 гыйнвар киче күп балалы гаиләне кара төнгә каршы йортсыз итә – киче сәгать бишләр тирәсендә өй түрендә ялкын күтәрелә. Әле моны башта өлкәннәр күрмиләр дә. Зал түрендә уенчыклары белән үзе генә уйнап утырган 4 яшьлек Интал ят ис сизенеп, ишегалдына йөгереп чыкмаса, ни булып бетәсен уйларга да куркыта – нибары ике минут вакыт хәл иткән, бу балага ис тиеп, шунда янып та үләчәк дип аңлата белгечләр. Ике минут вакыт мондый очракта аз да, күп тә. 120 секундлык вакыт агышын туктатырга теләгәндәй, ниндидер көч Илнатны идәннән күтәрә дә, дөньяны әле аңлап та җиткермәс зиһен-акылына, һавага чыгып кит дигәндәй, ишегалдына этәрә. 
– Балакаем йөгереп чыккан, үзе бер кат трусиктан, яланаяк, күлмәксез. Өйдә җылы булгач, чишенеп ташлый да, шулай трусиктан калып йөгереп йөри инде ул безнең. “Әти, өйдә пожар, янабыз”, – ди. Ләйләне эшкә төшереп куйдык бит әле аңа кадәр, барысы да әйбәт кенә иде. Ул ике эштә эшли, авылда фельдшер ярдәмчесе дә, колхозда бозаулар да карый. Инталны да киендереп, үзебез белән алдык. Ләйлә фермага төшеп калды, бала белән без кайтып киттек. Кайткач, улымны өйгә кертеп җибәрдем, көн салкын иде, минем янда йөреп туңмасын, дидем. Үзем карлар түгим әле, – дип, ишегалдында кайнашып калдым, – ди гаилә башлыгы Габдрахманов Ильяс.

Хәләле Ләйлә Сәлиева белән алар 5 ел элек никахланып яши башлаганнар, ләкин канунлы рәвештә язылышмаганнар. Бәхетләрен түгәрәкләп уллары Интал туган.  
– Минем беренче никахымнан туган тагын өч балам бар әле, олысына – 17 яшь, анысы Буада укый. Икенче балама – 14, өченчесенә 13 яшь. Авылда ана капиталына сатып алган үз йортым бар, анысын да кышын җылытабыз, шунлыктан әлегә балалар белән ике арада йөри идек, менә  хәзер һәммәбез дә бер түбә астында инде, тегесендә торрлык түгел әлегә. 17 гыйнвар көнне ике балам шул өйдә иделәр, – ди Ләйлә. 

Эшкә төшеп калгач, тынычлап эшли ул. Авыл ягыннан һич нинди хәбәр иклеп ирешми. Кайтып барганда гына урамнарда ир-атлар йөгерешкәне күзенә чалына.
– Трактор тавышын ишеттем мин. Ул көнне авылда үле бар иде, аны зиратка алып кайталар күрәсең дип уйладым. Кибет янына җиткәч, җил-җил атлаган бер иргә, кая чабулыйсың, мәйтәм. Ник, Ильяс абыйлар яна ич ди. Аптырап киттем, – ди Ләйлә. – Соң безнең йорт икән, бала өчдә ич, 4 яшьлек Инталны эзләп таптылармы икән, дигән уй йөгереп үтте аңымнан. 

Ул кайтып җиткәндә инде авыл халкы шактый җыелырга өлгергән, нидер эшләргә, йортны саклап калырга да тырышсалар да, ишеген ачарга куркалар. Һава кердеме, төтенләп торган йортны ялкын камап алачагын беләләр. Шуңа да тешне кысып янгын сүндерүчеләрнең килеп җиткәнен көтәләр.
– Янгын сүндерүчеләр килгәч, йортның тәрәзәләрен ватып, төрле яктан су сиптерә башладылар, – ди әңгәмәдәшем. – Интал чыгып кычкыргач, Ильяс бит инде, нинди янгын сөйлисең син, улым, дип, өйгә атылып кергән. Түр якта бик сасы ис иде, мин баланы күтәреп, күршеләргә кертеп куйдым, ди Ильяс. Кабат өйгә борылып кергән ул керүен, кер юа торган машинаны гына алып чыга алган. Ишек төбендә генә документлар папкасын култык астына эләктергән. Тагын кереп караган, анда инде баш тыгарлык түгел, кара төтен иде, ди. Бөтен әйбер шул килеш калды. Ялкын тимәгәнәйберләр дә кара корым гына, киемнәрнең күбесе эрегән, кулга тотарлык дигәннәренә дә коточкыч сасы ис сеңгән.  

Йорт эче корым гына, яшәрлек түгел анысы. Аш-су бүлмәсенең эчке яктан пластик белән тышланган булуы да эшне бозган, эреп аккан ул, түзеп булмаслык сасы исне дә шул бүлеп чыгарган. 
– Ут каян чыккандыр, белмибез. Ут чыбыклары да алмаштырылган иде югыйсә. Тәрәзә челтәрләре янган. Аларга инде ут шул ут чыбыкларыннан гына каба ала, һич аңлап булмаслык эш. Зал ягы бүлмәләргә бүленгән, ярый әле Интал, куркып, берәр җиргә кереп качмаган, без аны эзләп таба алмый идек, төтенгә буылып үлгән булыр иде ул. Мин кайтканда күршеләрдә иде бит, янына очып кердем, кочаклап алды. Озак сөйләшмичә утырды. Сораштырып карыйм, дәшми. Хәзер өйдә үзе генә калырга курка. Газ плитәсендәге утны күрсә дә калтырый  башлый. Шырпы белән шаярдыңмы әллә дип тә сорап карыйм, юк ди. Шырпыга кагыла торган гадәте юк аның, уттан элек тә курка иде, – ди Ләйлә.

Ильяска – 53, Ләйләгә 41 яшь. Икесе дә бик тырышлар, гаилә башлыгы колхозда кышын тракторда, җәйләрен комбайнда эшли. Гади хезмәт ияләренең хәләл көч белән тапкан маллары ут эчендә юкка чыккан. Барны югалтуы тиз, юкны табуы бик авыр. Хәлдән килгәнчә ярдәм итик, дуслар. 

89393897294 телефоны буенча тугананры Гөлназ Идрисованың Сбербанк картасына күчерергә була.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

3

1

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading