16+

Балаларда холестерин белән кан басымы күтәрелү ник арта?

29 сентябрьдә Бөтендөнья сәламәт йөрәк көне билгеләп үтелә. Бу көнне республикада халыкка йөрәк-кан тамыр­лары авырулары, аларны кисәтү, дәвалау турында сөйләячәкләр.

29 сентябрьдә Бөтендөнья сәламәт йөрәк көне билгеләп үтелә. Бу көнне республикада халыкка йөрәк-кан тамыр­лары авырулары, аларны кисәтү, дәвалау турында сөйләячәкләр.

Якшәмбе Казанда «10 мең адым» акциясе уза. Бүгеннән «Казан» ярминкә мәйданында «Актив озын гомер» акциясе башлана. Анда теләгән кеше йөрәген тикшертә, кан басымын үлчәтә ала. «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә дә журналистларның йөрәк эшчәнлеген тикшерделәр, йөрәк авыруларын кисәтү турында сөйләделәр.

Йөрәк-кан тамырлары авырулары – бар дөньяда үлемгә китергән төп сәбәпләрнең берсе. Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш кардиологы, Казанның 7нче шәһәр хастаханәсендә баш табибның медицина буенча урынбасары Зөлфия Ким әйтүенчә, 80 процент очракта үлем очрак­ларын кисәтергә була. Йөрәк авыруларына, беренче чиратта, тәмәке тарту, артык гәүдә авырлыгы һәм аз хәрәкәтләнү тәэсир итә. «Бер генә сигарет тарту, аз тарту дигән нәрсә була алмый, тәмәкене бөтенләй ташларга кирәк. Тәмәке ташлаучылар ике-өч ел эчендә сәламәт кешегә әйләнергә мөмкин. Гәүдә авыр­лыгын контроль­дә тоту да мөһим. Тозны мөмкин кадәр азрак кулланырга киңәш ителә. Җәяү йөрү дә кеше өчен файдалы. Сәламәт кешегә көненә 10 мең адым атларга кирәклеген онытмасак иде», – ди табиб.

Идел буе федераль округының штаттан тыш балалар кардио­логы Динара Садыйкова балаларда хо­лес­терин, кан басымы артуга борчыла. Болар барысы да йөрәк авыруларына китерергә мөмкин. Кечкенәләрдә, гадәттә, авыруның билгеләре күзәтелми, кызганыч, балалар өчен кандагы холестеринны билгели торган анализлар да юк. «Берәр вируслы авыру булса, балаларда шунда ук сизәбез, ул йөткерә, төчкерә, температурасы күтәрелә. Ә атеросклероз вакытында бернинди дә билгеләр күренми. Шуңа да бу төр авыруларны нәселдәнлек белән бәйләп кенә өйрәнергә була. Бу максаттан Казанда бердәнбер липидология үзәге ачылды. Анда атеросклероз авыруын дәвалауга зур игътибар бирелә. Безнең фаразлар буенча рес­публикада бу авыру якынча 2 мең балада күзәтелә. Тик аларның 183е генә бездә исәптә тора», – ди Динара Садыйкова.

Баксаң, мондый авырулы балаларны дәваламасаң, 25 яшьтән соң аларда йөрәк-кан тамырлары авырулары барлыкка килү куркынычы 100 тапкырга арта икән. Шуңа да 10 яшьтән соң дәвалану чаралары күрелә.
Төбәкара клиник-диагностика үзәгендә кардиохирургия юнәлеше җитәкчесе Роин Джорджикия исә, күп нәрсә пациентның үзеннән тора, дип саный. Йөрәк авыруларын берничек тә дәвалап булмаган очракта, республикада йөрәкне күчереп утыр­талар. Бу бездә 2011 елдан бирле гамәлгә ашырыла. Дөрес, әлегә кадәр бары җиде кешегә генә мондый операция ясалган.

Йөрәк-кан тамырлары авырулары һава торышы кинәт үзгәрү аркасында да арта, ди табиблар. Сәбәбе ачыкланмаса да, соңгы елларда инфаркттан үлүче яшь хатын-кызлар саны арткан. Авыруны кисәтү өчен, табиблар кан басымын гел үлчәп торырга, кандагы холестерин күләмен контрольдә тотарга, дөрес тукланырга, күбрәк хәрәкәтләнергә киңәш итә.

Ашыгыч ярдәм

Узган атнада – 16-22 сентябрь көннәрендә – Казанның ашыгыч ярдәм хезмәтенә 7624 чакыру килгән.

Төрле авырулар сәбәпле, ашыгыч ярдәм хезмәтен 5947 кеше чакырткан. Аерым алганда, көчле миокард инфарк­ты буенча 59 очрак һәм баш миендәге кан әйләнеше бозылу буенча 191 очрак теркәлгән. Бала тудыру очраклары уңаеннан табибларга 76 чакыру килгән, 914 чакыру бәхетсезлек очраклары белән бәйле.

Ашыгыч ярдәм хезмәте юл-транспорт һәлакәте булган урынга атна дәвамында 55 тапкыр чакыртылган. Аларда 54 кеше зыян күргән, 29 кеше хастаханәгә озатылган, 2 кеше үлгән, дип хәбәр итә шәһәр мэриясенең матбугат хезмәте, «Казанның ашыгыч медицина ярдәме станциясе» оешмасына сылтама белән.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading