16+

«Бәлешкә шулпа салмыйбыз, шуның өчен тәмле дә ул»

Кунак чакыра башласак, ниләр әзерләргә дигән сорау баш калкыта.

«Бәлешкә шулпа салмыйбыз, шуның өчен тәмле дә ул»

Кунак чакыра башласак, ниләр әзерләргә дигән сорау баш калкыта.

Анысының исемлеге төзелгәч кенә икенче уй борчуга сала – өстәлне матур итәсе бар, бизисе ягъни мәсәлән. Башкалабызның “Эмиз” ресторанында шеф пешекче булып эшләүче кейтеринг остасы Айгөл Максут кызы Билаловага күзләр тимәсен, тәмле сыйларына гөл нурлары куна: тәмле дә, зәвыкле дә!

– Айгөл, күңел җылысын биреп эшләвегез күз салуга күренә. “Эмиз” кебек затлы вә мәртәбәле ресторанда эшләр өчен гади пешекче дипломына гына ия булу җитәме?

– Беләсезме, мин һөнәрем белән филолог! Ирем белән 3 кыз үстерәбез. Декрет ялында утырганда тортлар пешерә башладым. Беренчедән, гаилә ишәйде, аннары файдалы ризык кына ашау хәерле. Сеңлем дә миңа иярде. Әни Корьән ашлары үткәргәндә торт, печенье ише татлы камыр ризыкларын пешерүне гел безгә йөкли иде. Һәркемнең күңеленә яшеренгән бер теләк була, ә мин тәвәкәлләдем, декреттан балалар бакчасына пешекче булып эшкә чыктым. Ике елдан кафега күчтем. Төрлесендә эшләп карадым, нигездә салатлар ясый идем. Ләкин эштә дә сине аңлаучы, үстерә белүче кирәк, “Эмиз”га килгәнче менә шул җитмәгәндер миңа. Рамилә апа белән Раил абый Фазылҗановлар һәрчак хәлеңә кереп, эшләргә канатландырып җибәрә белүче кешеләр. Махус пешекчелеккә укыгач, “Эмиз”га килгәнче, берникадәр вакыт бер кейтеринг оешмасында берникадәр тәҗрибә тупладым әле..

– Бәйрәм табынына тәмле, шулпалы бәлеш пешерергә өйрәтегез әле.

– Шулпалы бәлеш дигәч тә, аңа пешеп чыгар алдыннан бер чокыр тәмле шулпа салырга гадәтләнгән халык. Ләкин, кирәксез эш. Без менә бәлешкә шулпа салмыйбыз, шуның өчен тәмле дә ул. Каз мае! Өчпочмакларны да, бәлешне дә каз мае белән пешерәбез. Беренчедән, ул бик тәмле тәм бирә, икенчедән ризыкны сусыл, ягъни шулпалы итә.

– Бәлешне мичтә дөрес пешерергә дә кирәк. Мин үзем, 100 градуска кызулыктагы тыгып куям да, ике сәгатьсез кагылмыйм да, духовканың ишеген дә ачып карамыйм асылда.

– Дөрес эшләмисез, әлбәттә. 200 градус кайнарлыкта кызган мичкә тыгып, бәлешне башта 15 минутлап пешерергә кирәк. Кемнең миче ничек пешерә бит әле, бәлешнең өсте кызарып киткәнче тотарга кирәк. Камырлары ябышып, пешеп китсен өчен дә болай эшләү мөһим. Аннары духовканың эсселеген киметәбез, 150 градуста ике сәгатьләп пешерәсе. “Бөке”сен алып пешкәнме, юкмы икәнлеген карарга мөмкин, әмма шулпа да, кайнаган су да саласы түгел! Каз мае белән ул болай да шулпалы һәм тәмле булачак.

– Бәйрәм табыны салатсыз булмый инде. Бер генә ресторанда да булмаган салат ясарга да өйрәтегез әле.

– Беләсезме, бездә мин уйлап тапкан салат бар. Берсендә хуҗабыз Раил абый Фазылҗанов тиз генә салат ясап бирергә кушты. Мин дә аптырап калмадым, кул астымда нинди ризыклар бар, катлам-катлам гына җәеп, шулардан салат ясап чыгардым. И, мактый-мактый ашады бу моны. Ике көн үттеме икән, Айгөл, тагын шул салатны гына ясап китер әле, бик тәмле иде, ди. Аптырап калдым. Ниләр салганымны хәтерләмим дә. Утырып еларга җитешеп,  хәтердә казынып, кабат ясадым. Хәзер ул ресторан менюсында иң тәмле салатлар исәбендә йөри. Аңа һәр банкетта диярлек заказ бирәләр. Беренче катында – бәрәңге, аннан ит, суган, кишер, маринадланган кыяр, сыр. Һәр катны майонез белән сылап барасы. Ашларыгыз тәмле булсын!

Иң тәмле бәлеш рецепты:

Камыры:

1 200 грамм он,

400 грамм каймак,

300 грамм сыер мае,

2 аш кашыгы майонез,

2 йомырка,

тәменчә тоз.

Камырны баскач, суыткычка куеп 15 минут ял иттерәсе. Моннан бер бәлеш, 60-70 өчпочмак чыга.

Эчлеге:

300 суган,

800 грамм ит,

300 грамм каз мае,

1 200 грамм бәрәңге,

Тәменчә тоз, борыч.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

29

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    2

    0

    Бу май бэлеш була инде .

    • аватар Без имени

      2

      0

      Күп итеп, вак итеп суган турасаң бәлеш бер галәмәт шулпалы була

      • аватар Без имени

        2

        0

        Май куберэк Ди саныйм

        • аватар Без имени

          0

          0

          Мин бу рецепт белан пешереп карадым эчлек айбат но тыщлык нык майлы

          • аватар Без имени

            0

            0

            Минем дә бәлешкә беркайчан да шулпа салганым юк. Үзеннән чыга шулпасы күп булып.35 ел пешерәм инде бәлешне заказга. Бик яратып мактап ашыйлар Аллаһка шөкер.

            Мөһим

            loading