Татарстанда коронавирус белән авыручылар саны 55кә артты. Кичәге белән чагыштырганда, бүген авыручылар бер кешегә артыграк. 55 очракның 54се - моңарчы авыручылар белән элемтәдә булган кешеләр.
Татарстанда коронавирус белән авыручылар саны 55кә артты. Кичәге белән чагыштырганда, бүген авыручылар бер кешегә артыграк. 55 очракның 54се - моңарчы авыручылар белән элемтәдә булган кешеләр. Берәү вирусны читтән алып кайткан, димәк. 17 кешене хастаханәләргә озатканнар.
География :
1. Казан – 42
2. Чаллы – 3
3. Әтнә – 1
4. Балтач – 1
5. Югары Ослан – 1
6. Биектау – 3
7. Алабуга – 1
8. Лаеш – 2
9. Балык Бистәсе – 1
Пандемия башланганнан бирле, COVID-19 диагнозы 3720 кешедә теркәлгән. 2767 кеше терелеп чыккан. Рәсми статистика буенча, ун кеше вафат булган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар