2-5 ноябрь көннәрендә танылган спортчы Татьяна Навка “Руслан һәм Людмила” дигән боз өстендәге тамашасын Казан халкына да тәкъдим итә. Боз өстендә шоу оештырырга АКШ та күптән кызыгып йөри икән. “Ләкин аларның яхшы спортчылары юк, шуңа да әлегә булдыра алмыйлар”, - ди Татьяна Навка.
Скопировать ссылку

Людмила ролен Татьяна Навка үзе башкара. Руслан ролен спортчы Петр Чернышевка биргәннәр.
-Мин бу идея белән инде күптән янып йөрдем. Кызыма әкият укыган вакытта, нишләп әле “Руслан белән Людмила”ны боз өстенә чыгармаска дип уйлана башладым. Әлеге әкиятне кинога да күптәннән төшергәннәре юк. Соңгы фильм 1976 елда күрсәтелде. Мәскәүдәге премьерадан соң спектакльне караган балаларның ата-аналары яныма килеп рәхмәт әйтә башлады. Безнең шоуны тамаша кылып кайткач, алар Пушкин китапларын укый башлаган. Дөресен әйтим, мин үзем дә әзерлек вакытанда Пушкинны, аның әлеге поэмасын яңа яктан ачтым, - ди Татьяна Навка.
Сүз уңаеннан, спортчының ике кызы да тормышларын фигуралы шуу белән бәйләргә теләми икән.
Комментарийлар