16+

Барыбызга да бер ул!

Гадәттә, җитәкчеләрдән йә куркып торалар, йә бөтенләй үз итмиләр. Әниләргә хас киң күңеллелек, балалары өчен теш-тырнагы белән ябышып торган, нинди генә авырлыклар килсә дә үз җилкәсен ышык итеп куйган җитәкчеләребез бик сирәк шул. Хатын-кыз җитәкчеләр арасында алар санаулы гына дияр идем. Сүземне нәкъ шундый асыл җитәкчебезгә багышлыйсым килә. 

Барыбызга да бер ул!

Гадәттә, җитәкчеләрдән йә куркып торалар, йә бөтенләй үз итмиләр. Әниләргә хас киң күңеллелек, балалары өчен теш-тырнагы белән ябышып торган, нинди генә авырлыклар килсә дә үз җилкәсен ышык итеп куйган җитәкчеләребез бик сирәк шул. Хатын-кыз җитәкчеләр арасында алар санаулы гына дияр идем. Сүземне нәкъ шундый асыл җитәкчебезгә багышлыйсым килә. 

Районыбыз халкын рухи яктан да, күңел байлыгы белән тәэмин итүгә зур өлешен керткән хөрмәтле кешебез – Балтач үзәк китапханәсе директоры Резида Мөдәрис кызын һәркем үз итә. 38 ел хезмәт юлында өлкән библиограф буларак тәүге баскычларны атлап менүче дәрәҗәле вә затлы бу ханым үз һөнәренә тугры калды. Бүгенге көндә барыбызга да үрнәк һәм зур горурлык өлгесе ул. Өйдә күз нурлары – ике кыз, кияүләре, оныкларына бик тә кадерле якын кешеләре булса, без хезмәткәрләре өчен дә икенче әни сыман якын киңәшче, һәрберебез өчен нык борчылып, килеп туган һәр мәсьәләдә ярдәм итәргә торучы олуг терәгебез дә. Әйе, югарыда язган сүзләр һич арттырусыз тасвирланды һәм бу юллар белән хезмәттәшләрем дә бик риза булып килешер дип уйлыйм. Үз көче белән хезмәт баскычыннан югары атлаган Резида ханымга сүз тидерерлек тә түгел. Россия, район күләмендәге программаларда актив катнашып, китапханә эшчәнлеген республика мәйданына алып чыга ул. Җитәкчебез һәрвакыт алдынгы карашлы, югары эрудицияле булды. Китапханә тармагында яшьләр өчен дә, хезмәт юлын башлап кына җибәргән һөнәр ияләренә дә дөрес фикер биреп, туры юлдан атлап китәргә зур омтылыш ясады. Кемнедер якын күреп, икенче берәүгә башкача карап фикер йөртмәде ул. Бер түбә астында эшләгәч, бер гаилә булып, үз һөнәребезгә намуслы карарга өйрәтте. 

Җитәкче һөнәренә әйләнеп кайтсак, карап торышка гел югарыда утырган кешеләргә бик рәхәт һәм җайлы кебек тоела бит. Ләкин тынгысыз йөрәкле Резида апабыз башка, ул һәрвакыт безнең янда! Нинди генә катлаулылыктагы эш башкарсак та, әйдәп баручыбыз, алга омтылучы шәхес ул! Тырыш, максатчан, тәвәккәл булуга өстәп, нечкә күңелле, сабыр һәм бик тә кешелекле җитәкчебезгә Аллаһы Тәгалә киң күңеллелек, миһербанлылык сыйфатларын да биргән. Югыйсә, 32 авыл филиалыннан торган китапханәчеләребез дә аны үз итеп даими кереп йөрмәсләр иде. Чын җитәкче шундый булырга тиеш дип уйлыйм! Юкка гынамыни, 2014 елда Татарстан Республикасының Мәдәният министрлыгының «Иң яхшы җитәкче» гранты тапшырылмаган үзенә! 

Кышның аклыгы күңелләргә ак балкыш өстәп, безгә хөрмәтле җитәкчебезне бүләк иткәненә дә без ихлас рәхмәтле! Шушы көннәрдә үзенең гомер бәйрәмен билгеләп үткән Резида Мөдәрисовнага, яратып, Резида апабыз диябез, барлык коллективыбыз исеменнән иң югары ихтирамыбызны белдерәбез. Безнең белән бергә атлап, киңәшчебез, юл күрсәтүчебез булып яшәргә һәм эшләргә язсын. 

Зилә Ильязова, Балтач.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading