16+

Бөек Ватан сугышы ветеранының тол хатынына фатир бирелде

Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды Бөек Ватан сугышы ветеранының тол хатынына фатир бирде.

Бөек Ватан сугышы ветеранының тол хатынына фатир бирелде

Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды Бөек Ватан сугышы ветеранының тол хатынына фатир бирде.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча Дәүләт торак фондыннан Бөек Ватан сугышы ветеранының тол хатыны, тыл хезмәтчәне Бибинур Лотфуллинага фатир бирелде, дип хәбәр итә ТР Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды матбугат хезмәте.

Моңа кадәр 93 яшьлек Бибинур Лотфуллина Казанда иске шәхси йортта яшәгән. Өлкән яшьтәге әби документларда хаталар китү аркасында төзекләндерелгән торакка күчә алмаган.

Рөстәм Миңнеханов Бөек Ватан сугышы ветераны Рәшит Лотфуллинның тол хатыны  документларына тиешле үзгәрешләр кертү мәсьәләсен кыска вакыт эчендә хәл итүне таләп итте. Татарстан Президенты 2020 елның 9 маена кадәр әлеге ханымны торак белән тәэмин итүне йөкләде. Ул түрәләргә "бюрократизмны булдырмау"га күрсәтте, бигрәк тә сүз ветераннар турында барганда. Бүген ветеранның тол хатыны 41 кв.м мәйданлы бер бүлмәле фатирдан ачкычлар алган. Ул тулысынча яшәргә әзер - анда ремонт ясалган, кирәкле сантехника, электр плитәсе, янгын сигнализациясе датчиклары, су, электр энергиясен исәпкә алу счетчиклары урнаштырылган. Моннан тыш, Дәүләт торак фонды бүләк йөзеннән Бибинур Лотфуллинага телевизор тапшырылды.  

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading