104 яшен тутырган Габдрахман Сафинны туган көне белән котларга дип Лаеш районы башлыгы Илдус Зарипов һәм Татарстан Дәүләт Советы депутаты Данис Зарипов килүе турында хәбәр социаль челтәрләрдә фикер алышуга сәбәпче булды.
Габдрахман Сафин – Бөек Ватан сугышы ветераны, Татарстанның халык артисты Габделфәт Сафинның әтисе. Габделфәт Сафин тумышы белән Арча районы Симетбаш авылыннан булгач, “Ни өчен Габдрахман ага Лаеш районы Сиңгел авылында яши?” дигән сорау туды. Хәер, гадәти тормышта да һәркем туган авылында гына төпләнеп калмый. Бу сорауга җавапны Габделфәт Сафинның тормыш иптәше, язучы Рузилә Сафинага юлладык.

– Габдрахман ага бүген кем белән яши?
– Әтинең иң зур баласы Габделхак абый – Чаллыда, кызы Нурзия апа – Арчада, өченче улы Габделнур абый – Казанда, дүртенче улы Габделбәр абый – Лаешта, бишенчесе – Габделфәт. Әти дүртенче баласы Габделбәр абый һәм килене Гүзәл тәрбиясендә Лаеш районы Сиңгел авылында яши. Монда бөтенләй күченеп килгәнче, әти кышны Арчада яшәүче кызы Нурзия апалар гаиләсендә үткәрә иде. Язын тизрәк авылга кайтып китә иде. Үз көнен үзе күрәсе килеп, үз җае белән яшәде. Балалары гел ял көннәрендә кайтып торды. Әтинең туганы Рәмзилә апа да күрше авылда гына тора, ул да күз-колак булды. Хәзер әти Лаеш районына бөтенләй күчте инде. Әтинең килене Гүзәл гомер буе мәктәптә эшләде, башлангыч сыйныфлар укытты. Бүген ул укыткан балалар бик зур урыннарда эшлиләр, әле дә онытмыйлар. Үз балаларына аннан өстәмә дәресләр алалар, хәтта чират торалар. Габделбәр абый балачактан капитан булырга хыялланды. Елга техникумын тәмамлап, флотта хезмәт итте. Лаеклы ялга чыкканчы мәртәбәле кешеләрнең катерларында капитан булып эшләде. Бик төгәл, гадел, чисталык яратучы кеше. Искиткеч кешеләр! Без, әлбәттә, аларга бик рәхмәтле.
– Габдрахман абыйның хәл-әхвәле, сәламәтлеге ничек?
– Әти сәламәтлегеннән зарланмый, Аллаһка шөкер. Күңел төшенкелегенә бирелми. Габделбәр абый оста гармунчы, кулына гармун алгач, әти дә аңа кушылып җырлый. Әти тәрбиядә, хөрмәттә. Көненә дүрт тапкыр ашый, хәтта вакытлары да билгеле: иртәнге 7дә, көндезге 12дә һәм 3тә, кичке 6да. Бер минутка да соңга калмыйлар. Үзе генә яшәгәндә ничек җайлашкан, хәзер дә шул режимны сакларга тырышалар.
– Сез Габдрахман абый янына еш кайтасызмы?
– Әти янына ешрак кайтырга тырышабыз. Без бара алмасак, балалар кайта. Якты йөз күрсәтмәсәләр, кыен булыр иде. Аллаһка шөкер, үз өебезгә кайткан кебек.
– 104 яше белән котларга район җитәкчесе Илдус Зарипов һәм хоккейчы Данис Зарипов килгән. Габдрахман абый бүген дә хоккей карыймы? Кызыксынамы?
– Әти гомер буе позитив тапшырулар карады. Каналлары көйләнгән. Дөнья тирәли, табигать турында тапшырулар, “Давай поженимся” һәм хоккей карый. Ул башка нәрсә карамый: кинолар да, сугыш темасына кагылышлы тапшырулар да карамый. Хоккейны бик ярата. Тренерларны, командаларны, уенчыларны – барысын да белә. Иң яхшы уенчыларны, күпме алка кертүләрен дә әйтеп бирә. Чын җанатар ул. Бу юлы әтине котларга район башлыгы Илдус Зарипов белән хоккейчы Данис Зарипов килде. Данис Зарипов: “Мине таныйсызмы?” – дигәч, “Ничек танымаска, Данис Зарипов”, – дип куанып куйды. Кулын биреп, бик шатланып каршы алды. Әтигә 104 номеры төшерелгән “Ак Барс” формасы да бүләк иттеләр. Габделбәр абый белән Гүзәл өстәл дә әзерләп куйганнар иде. Килгән кунаклар белән бергә чәйләп алдык. Бик җылы, хәтердә уелып кала торган очрашу булды. “Данис Зариповны үзегез чакырдыгызмы?” – дип тә сорыйлар. Юк, үзебез чакырмадык. Без моны Илдус Фатыйхович оештырган дип фаразлыйбыз. Интервьюларда әтинең җанатар булуы турында язылган иде. Лаеш районы башлыгы Илдус Зариповка да зур рәхмәт. 9 Майда, Өлкәннәр көнендә, гомумән, кечкенә генә бәйрәмнәрдә дә килеп котлыйлар. Әти Арчадан күчсә дә, барыбер районнан килеп котлап торалар. Аларга да зур рәхмәт.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар