16+

“Бердәнбер акчам – талант. Тик...”

Гаҗәеп оста белән күрештек. Сирәк андыйлар. Әллә нинди дәрәҗәләргә ирешерлеге бар.

“Бердәнбер акчам – талант. Тик...”

Гаҗәеп оста белән күрештек. Сирәк андыйлар. Әллә нинди дәрәҗәләргә ирешерлеге бар.

Сәләтенә сокландык. Гади утын пүләне дә аның кулларында олы бер сәнгать әсәренә әверелгән.

“Ярлылыкка кызыгасың...”  
Корбангали Биктимер улы Әхмәров. 1960 елны Оренбург өлкәсенең Октябрьск районы, Иваново авылында туган. Башкортстанда үскән. Бүгенге көндә Татарстанда яши. Башкалабыз үзәгендә бер бүлмәле фатиры, ә Яшел Үзән районының Мулла Иле авылында исә иске генә йорты бар. Әкияттәге кебек, бер өрсәң тузып китәргә әзер, нигезләреннән суык керә. Әлегә хуҗа кеше мунча җиткерә. Хәер, анысы да кешенекенә охшамаган, баганалары бормалы ботак, түбәсе дә сәер генә. Миченә урам яктан якмалы. Яңа салынасы йортының базы инде әзер, Корбангали абый аны куполлы беседка дип атый. Баскычларыннан мин дә атлап төштем. Үземне тау куышлыгына кереп адашкандай, мәгарәдә сыман хис иттем. Эссе җәйдә биредә рәхәттер, тик шомлысын шомлы инде, никтер төрбә эчен хәтерләтә бит менә.

Корбангали абыйның помидор таяклары да кәкре-бөкре әле. Бакча артындагы беседкасы да камыш түбәле. Ишегалдындагы гипс сыннарын да, тимердән эшләнгәннәрен дә үз күзең белән күрү кирәк. Җирлектә сәерлеген башта аңлап җиткермәсәләр дә, авылдашлары әкренләп күнеккән, останың ясаган бер эшен авырдан аңлап, әмма барыбер кабул итәләр. 

– “Моннан ни файда?” – дип турыдан ярып әйтүчеләр дә бар. Күңел кушканга эшлим. Бердәнбер акчам – талантым. Тик мин аны беркайчан да куллана алмадым, – ди оста. 

Дан-шөһрәт казанмаган ул. Талантын акча эшләү ниятендә дә, үзен үстерү өчен дә кулланмаган. Раббысының һәр бирмеш көненә риза булып, акчага кызыкмыйча, җаны кушканча яши. Кайчагында балалары: “Әти, ник син юлның гел авырын сайлыйсың? Ярлылыкка кызыгасың”, – дип тә орышалар. Ә аңа юклык аша табылганы тансык. 

– Иваново авылында ике генә татар гаиләсе яшәдек. Радиодан татар җырларын сирәк бирәләр иде, ишеткәндә елый идем. Бала гына әле үзем. Бу телнең үз иле булырга тиеш, дип, үсә төшкәч, тарихын өйрәнергә керештем. Бер тамырга барып тоташкан милләтләр яшәгән җирләрдә миңа рәхәт. Венгриядән алып Алтайга кадәр минем илем дип саныйм. Кара диңгез буйларында кайчандыр үземне яшәгән кебек тоям. Оренбург, Казахстан далалары да минеке, җаныма көч алам, – ди ул. 

“Җен икәнсең!”
Беренче сыннарын балчыктан ясый Биктимер ага. Елга буенда кеше зурлыгы әвәли дә, таң атып килгәндә яисә көтү кайтыр вакыт җитәрәк, авылдашлары йөри торган сукмакка чыгарып бастыра. “Өнемне алды!.. Рәйхана малаеның эше генә”, – дигән шелтәүләрдән тәм тапкан егет, үзенең күпкә сәләтле икәнлегенә бик соңрак төшенә. Илнең таркалган еллары җилкәсенә авырлыклар өйгәч кенә, сәләтен эшкә җигә. Ә аңа кадәр әле ул хәрби хезмәтен үтәргә, ялындырып кына өйләнергә, нигезенә дип авыл саен таш эзләнеп йорт салырга керешә. 

– Якын-тирә авылларны велосипедта әйләнеп, таш җыйдым. Урамда очраган әбиләр: “Җен икәнсең!” – диләр иде. Ул вакытта миңа 30 яшь кенә, егетлегем кайнап торган чак, – ди Корбангали абый.

Бер урында гына озакка төпләнә алмый ул. Балта остасына укый да, Уфа, Фирганәне әйләнә. Молдавия, Украинага юл ала. Биредә яшәүче халык белән болгарлар арасында уртаклык эзләп бәргәләнә. 

– Угыз теле кызыксындырган иде, тик ул халык төрекмән, әзербайҗаннарның кардәшләре булып чыкты. Хәер, без барыбыз да кардәшләр инде, – ди ул. – Күп илләрнең музейларында булдым. 1987 нче еллар иде, татарлыкны тансыклап, Казанга да кайтып киттем. Тик ул елларда монда миллилекне күрмәдем, күңелем төшкән иде. Соңрак барыбер күченеп килдем бит менә, – ди әңгәмәдәшем.

18 яшендә гади пәке белән генә агачтан скульптуралар ясарга керешә. Эшкә урнашкач, тулай торак бүлмәсенә тезеп куя тегеләрне: богауланган кара тәнле кеше, барс, атлет. 

– Йомышын хәтерләмим, астан вахтер Кәримә апа менде дә боларны күреп исе китте. Кызыккач, алыгыз берсен, дидем. Ә ул кайсын сайларга белми. Өчесе дә бик ошый бит, дигәч, җыеп тоттырдым. Икенче көнне тагын менгән. Киттек, укырга кертәм, ди. Ялгышып, сәнгать институтына барып кердек. Гармун гына уйный белсәм дә аласылар, ә минем хәлдән килми! “Ярар!” – диде дә, сәнгать училщесына ияртеп китте. Сөйләштек. Имтихан бирәсе. Рәсемне ясадым, әмма зурлыгын күрсәтә белмим, шәүлә төшерү дә хәлдән иклми. Аны инде сәнгать мәктәпләрендә үк өйрәтәләр. Ә мин авыл баласы. Буяуларның да яңа төслесен ясый белмим әле, карап торам, ике-өч төсне кушкач, күз күрмәгән төсләр килеп чыга икән. Алай да алдылар. Укуны төгәлләгәндә укытучылар үзләре композиция ясаганда ярдәм сорап килә башладылар, – ди Корбангали абый. 

Тик тормыш аны сәнгать сукмагыннан кабат икенче юлга бора. 

“Мине көткәнен аңладым”
Илдә кооперативлар калкып чыккач, Корбангали абый да туган авылына шул ният белән кайта. Ләкин халык ярлы. Кабер ташлары ясап, таштан йорт, кафе, төрле биналарның диварларын бизәкләргә керешкән кәсебе аңа әзме-күпме ипи ашата әле. 

– Үзгәреш елында яшәү бер яктан чыныктыра да ул. Төпкә киткәндә йөзеп чыгарга кирәк! 7шәр ай хезмәт хакы түләмәгән чакларны да кичтек. Эшкә ялланасың да, акча түләмиселәрен сизеп, бушка эшлисе килмичә, ике көннән биштәреңне асып кайтып китәсең. Әле бит ишектән кергәч, гаиләңнең күзенә карыйсы... “Тагын акча юкмы?..” – дип каршы ала иде хатыным Әлфия. Тормышка яраклашу бик авыр, – ди ул.

Нәкъ менә яраклаша белмәве аркасында, мосафир хәлендә яши. Стәрлетамактан Татарстанга күченүе дә шул сәбәптән. Ләкин кайда гына яшәсәләр дә, гаиләдә тәрбия бер – ана телен сакларга кирәк!

– Әлфия белән 26 яшендә үк өйләнергә тиеш идек. Көнләште дә, ул гадәтен килештермичә, араны өздем. 10 ел күзәттем, ялгыз яши бу, димләп тә карыйлар, берәүне дә янына якын җибәрми. Мине көткәнен аңладым. 36 яшендә кавыштык. Бәлки башка бер егеткә чыкса, бәхетлерәк тә яшәр иде, минем белән ниләр генә күрмәде, бичара, – ди Корбангали абый.

2013 елда алар Казанда фатир сатып алалар. 4 кешегә кысанлыгы тиз сиздерә. Авыл тирәсеннән йорт эзләргә керешәләр. Тегендә-монда сугыла торгач, Мулла Иле авылына юлыгалар.

– Авыл башында ук ике эт каршы алды. “Әгәр дә безгә өрми генә үтеп китсәләр, этләре дә үз иттеләр, дип сынарбыз. Ят кешеләр дип, буылып өрергә керешсәләр, борылып чыгабыз да, китәбез”, – дидем. Койрык болгап китеп бардылар бит. Арчаның Казанбаш, Кырлай авылларыннан борып чыгаргач, күңел төшкән иде. Имеш, авылга кемнәр генә кайтып урнашмый. Мин дә татарның бер газиз баласы бит, кайда гына тусам да татарларым арасында яшисем килә. Мулла Иле авылы халкының бер әйбәт сыйфыты бар, көнләшә белми, кемне дә үз итә.  Бибинур апаның иске генә өен алдык. Мунчасы, сарайлары юк иде. Без дә алуга яңа коймалар тота алмадык. Әлфинә белән Аязны түләп укыттык. Бер Әлфия акчасына яшәгән көннәр булды. Мин әлегәчә пенсия алмыйм. Урта Азиядә акча эшләп йөрдем дә, белешмәсен җибәрмәделәр. 70 яшем тулгач, пенсия билгеләнә диләр дә, кем белгән инде... – ди Корбангали абый. 

Нәрсә генә димә, останы ике кулы ипи ашата. Төзелеш материалларына урманның кәкре агачын да куллана белә. Гипстан сыннар ясый. Заказ бирүчеләр дә бар икән.

– Хатыны үлгән ир килде. Кулында хатының фотосы. Ясап бир шуңа карап, ди. Ясадым. “Чын, күзләренә кадәр аныкы”, – диде. Алып китәргә йөрәге җитмәде. Акчасын түләде дә елап чыгып китте, – ди Корбангали абый.

Нигездә бакча үстерә. Ата-анасыннан калган тормыш түгел, юктан күтәрергә кирәк аңа. Авырлыгын яшерми. 

– Әлфия эшләп йөри, еш кайта алмый. Ә минем кул эшләрем ничек кенә күп булмасын, аларны кыйммәткә алучы юк, арзанга минем бирәсем килми. Аларның берсе дә кабатланмый. Үрнәкләре йөрәгемнән чыккан, үзем уйлап тапкан. Кайчагында, әллә Мәскәүгә эшкә китимме икән, дим. Анда да өеп куймаганнар. Күңел төшкән мәлләрем дә күп. Табиблар миндә яман шеш таптылар. Аны да кабул иттем. Үлем барында – үлем юк, үлем барында мин булмам, дип яшим. Ә шулай да үз илемдә ерак картлыгымача яшисе килә, – ди ул.

Язмага реакция белдерегез

16

0

1

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading