16+

«Бездә «элита» юк, элеккеге министрларга өстенлекләр каралмаган»

Татарстанда Казан, Бөгелмә, Минзәлә һәм Чистай шәһәрләрендәге тикшерү изоляторларында ирекләреннән мәхрүм ителгән, җинаять эшләүдә гаепләнелгән 2245 кеше утыра, шуларның 200е – хатын-кызлар.

Татарстанда Казан, Бөгелмә, Минзәлә һәм Чистай шәһәрләрендәге тикшерү изоляторларында ирекләреннән мәхрүм ителгән, җинаять эшләүдә гаепләнелгән 2245 кеше утыра, шуларның 200е – хатын-кызлар.

– Иректән мәхрүм ителгән кешеләргә тиешле көнкүреш шартлары тудырылган. Туклану бушлай. Ризыклар кешенең яшенә, сәламәтлегенә һәм хатын-кызларның авырлы булуына карап әзерләп бирелә. Бик авыр җинаять кылса, авырлы хатын-кыз да төрмәгә ябыла, – диде Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең Татарстан буенча төрмәләр һәм тикшерү изоляторлары бүлеге җитәкчесе Илдар Вәлиев «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә.

Россиядәге, шул исәптән Татарстандагы тикшерү изоляторларында да урын кысанлыгы сиздерә икән. Бездәге изоляторлар 2028 урынга исәпләнгән, ә аларда тотылучылар 203 кешегә артык. Республикада 2025 елга кадәр 930 урынга тагын бер изолятор төзү ниятләнелә.
– Ел саен 30-40 тапкыр изоляторлардан качарга омтылу теркәлә. Соңгы 15 елда качып китәргә омтылуларның берсенә дә юл куелмады. Изоляторларда 256 күзәтү камерасы эшли. Бу әле тиешле күләмнең 63 проценты гына, ел ахырына изоляторлар видеокамералар белән 100 процентка җиһазландырылачак, – диде Илдар Вәлиев.

Законнарны бозмыйча, җинаять кылмыйча яшәвең хәерле. Хөкем кырыс. Бу бала бит әле, дип кызгану юк. Изоляторларда утыручы 22 балага әле 16 яшь тә тулмаган. «Бездә «элита» юк, элеккеге министрларга өстенлекләр каралмаган. Һәркем үзенә билгеләнгән срокны уза», – диде Илдар Вәлиев.

Россиядә 31 октябрь – Төрмәләр һәм тикшерү изоляторлары хезмәтчәннәре көне. Шушы авыр өлкәдә эшләүчеләргә сабырлык телибез.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading