16+

"Безгә бүген татарның милли аңын күтәрә торган әсәрләр кирәк"

Татарстанда яңа әдәби бәйге игълан ителде. Моңа кадәр дә андый конкурслар аз түгел иде. “Яңа татар пьесасы”, “Глаголица”, “Иделем акчарлагы” һ.б. Әмма оештыручылар монысы масштабы ягыннан да, финанс ягыннан да күпкә зуррак, дип ышандыра.

"Безгә бүген татарның милли аңын күтәрә торган әсәрләр кирәк"

Татарстанда яңа әдәби бәйге игълан ителде. Моңа кадәр дә андый конкурслар аз түгел иде. “Яңа татар пьесасы”, “Глаголица”, “Иделем акчарлагы” һ.б. Әмма оештыручылар монысы масштабы ягыннан да, финанс ягыннан да күпкә зуррак, дип ышандыра.

Конкурс Республикасы Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьләләре комиссиясе инициативасы белән уздырылганын исәпкә алсак һәм беренче урыннарга бирелә торган суммаларны да карасак, шулай икәненә инанырлык. Нәтиҗәсе генә була күрсен!

Бәйгене оештыручыларның берсе, “Казан утлары” журналы баш мөхәррире Рөстәм Галиуллин билгеләп үткәнчә, конкурска инде йөзләп эш килгән. Әмма бәйге ябык, ягъни жюри әгъзалары авторларның кем икәнен белмәс өчен, псевдоним белән юллау сорала.

- Нигезләмәләр инде таратылды. Ләкин аңлап җиткермәүчеләр бар. Безгә килгән эшләр барысы да ачык конкурска килгән кадәр килә. Мөмкин кадәр гаделрәк узсын өчен ул ябык форматта булырга тиеш иде. Безгә әсәрләрне псевдоним белән җибәрү шарт. Бер конвертка өч нөсхәдә әсәрләр салына. Аның эчендә тагын бер конверт була, анда катнашучының исем-фамилияләре языла. Ул дискта яисә флешкада тапшырылырга тиеш. Шул этапта без кабат-кабат һәммәсенә язарга мәҗбүр булабыз, - ди Рөстәм Галимуллин.

ТР Фәннәр академиясе вице-президенты Дания Заһидуллина сүзләренчә, мондый бәйгеләр милли әдәбиятны баету максатыннан оештырыла.

- Милли әдәбиятны үстерү дигәндә, шул әдәбиятның Дөнья әдәби барышын баетырлык, Дөнья әдәби мәйданында тәкъдим ителерлек, миллионлаган тиражлар белән чыга торган шедевр әсәрләр күздә тотыла. Бу идеалда, әлбәттә. Ләкин андый әсәрләр бирер өчен милли әдәбиятның язучылары күп булырга тиеш. Әдәбиятта сан сыйфат белән дә бәйләнгән өлкә, - дип фикерен җиткерде галимә.

ТР Дәүләт Советы депутаты, шагыйрь Ркаил Зәйдулла фикеренчә, мондый бәйгеләр язучыларга этәргеч булып тора. Өстәвенә, икътисади авырлык кичергән көннәрдә матди бүләкләр дә булу иҗат итәргә тагын да ярдәм итә, дип саный ул.

Теләсә нинди тема, теләсә нинди жанрда язарга була. Әдәбият ул, күпме генә күз йомарга теләсәк тә, ул сәясәт дигән сүз. Безгә бүген татарның милли аңын күтәрә торган әсәрләр кирәк. Ул әсәр безнең укучыларга нәрсә бирә, нинди тематик киңлек алып килүенә игътибар итәргә кирәктер, - ди Ркаил әфәнде.

Бүләкләр исә түбәндәгедән гыйбарәт:

“Роман” номинациясендә җиңүчегә 500 мең сум, “Повесть” 300 мең, “Поэма” 200 мең, “Хикәя” 100 мең, “Шигырь” 40 мең.

“Повесть” (үсмерләр әдәбияты) 300 мең, “Хикәя” (үсмерләр әдәбияты) 100 мең, “Шигырь” (үсмерләр әдәбияты) 40 мең.

“Хикәя” (балалар әдәбияты) 100 мең, “Шигырь” (балалар әдәбияты) 40 мең сум.

Лилия ЛОКМАНОВА

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading