Бу фотоны күргәч, җылы хатирәләргә чумдым. Бу фотоны күргәч, мин дә кулыма каләм алырга булдым.
Авылларда сугым чоры. 30‐40 ел элек малны Яңа ел алдыннан суялар иде. Дөрес, хәзер ул төрле вакытта булырга мөмкин. Хуҗабикәләр берничә көн алдан ук, малның эч‐башларын эшкәртү өчен, туган‐тумачасын йә булмаса күршесен белешеп куя. Кичтән үк сый‐хөрмәт хәстәрләнә. Элек‐электән, мал суяр өчен, зарыгып карлы кышны көтеп алганнар, чөнки ап‐ак карда тибә‐тибә эчәк эшкәртү иң дөрес ысул булып саналган. Бу эшне елдан‐ел җайлырак итеп башкарган авыл халкы. Кемдер эчәкне әйләндереп пычак белән кырса, аны тимер мунчала аркылы үткәртүчеләр дә булган. Нәрсә дисәң дә, җиренә җиткерергә тырышканнар. Ник дигәндә, берничә көн салкында эленеп торган эчәктән пешерелгән бөккәннең тәме ничек эшкәртелүенә карый бит.
Килен булып килгәч тә күп тапкырлар башкарырга туры килде бу эшне. Ирем белән инешкә төшеп, махсус орчык белән әйләндерелгән эчәкне ярыша-ярыша ак карда әвәләгәнем хәтердә. Бигрәк тә кырык картасын хасиятләп чистартырга ярата идем. Эшләпәсен дә ташламый идек элек. Хәзер инде күпләр аны бөтенләе белән ташлый, йә булмаса, юан эчәкне генә калдыра. Без мактый‐мактый тәмле дип ашап утырган файдалы матдәләргә бай булган эчәк бөккәнен яшь буынга ашатып кара син. Борыннары гына җыерыла аларның...
Эх, бар иде матур чаклар. Тәмле чаклар...
Рәзинә Маликова
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар
0
0
Без эле дэ эшкэртэбез, БИК тэмле була
0
0
0
0
Без авылда дүрт хатын, бер бригада кебек, бер-беребезгә эчәк юышабыз. Мин кырык картасын юарга яратам. Һәр беребезнең эше билгеле. Карынын да куптарабыз, түбәтәе бер дә ташланмый.
0
0