5 йомырканы күпертәбез, 1 стаканнан әзрәк шикәр комы белән 1 аш кашыгы ванилинны салып, тагын күпертәсе була.
1 стакан он белән 1 чәй кашыгы камыр көпшәкләндергечне (разрыхлитель) камырга салабыз. Кашык белән бик әкренләп кенә болгатабыз да, зур табага пергамент кәгазь куеп, камырны тигезләп җәябез. 15 минут пешереп алабыз.
Рулет итеп төреп, сөлге каплап суытабыз. Суынып беткәч, эчлек салабыз. Эчлек өчен кайнатылган сөт тә, кайнатма да, повидло да ярый.
Крем өчен: 1 стакан 33 процентлы каймак (сливки), 3 аш кашыгы шикәр оны. Үзегез теләгәнчә бизисез.
Лариса Шәвәлиева,
Әтнә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар