Кулланучылар хокукын һәм кеше иминлеген саклау өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең ТР буенча идарәсе (Роспотребнадзор) җитәкчесе Марина Патяшина туры эфирда Татарстан халкы сорауларына җавап бирде.
Шундый сорауларның берсе: “Битлек кию вируслардан саклыймы, аның файдасы юк диючеләр бар?”, иде.
- Битлек һәрвакыт та да безне саклый! Битлек кию кирәк! Ютәлләгәндә, төчкергәндә кул яисә терсәк белән, кулъяулык белән авызны капларга кирәк дип кисәтәбез.
Кайберәүләр битлекләрен иякләренә генә “киеп” йөри. Бу мәсьәлә белән Эчке эшләр министрлыгы шөгыльләнә. Соңгы атнада битлек кимәгән гражданнарга карата 4,5 мең беркетмә төзелгән. Әмма без үзебез андый кешеләргә кисәтү ясамасак, хокук саклау органнары вәкилләре генә битлек кимәүчеләр белән көрәшеп бетерә алмаячак. Битлек киюнең нәтиҗәсе бар, - диде Марина Патяшина.
Сүз уңаеннан, битлексез кибеткә кергәннәргә хезмәт күрсәтмәү закон тарафыннан дөрес санала.
Лилия ЛОКМАНОВА
Комментарийлар