Хәзерге көндә 76 процент аудитория интернетта утыра, 82 процент кеше анда телефон аша керә икән. «Татмедиа»ның 80 сайтының 65 е татар телендә эшли. Димәк, татар теленең интернет киңлекләрендәге киләчәге да бик өметле.
Яшь блогерлар «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте эшчәнлеге белән танышты. «МАКСАТ» яшь татар лидеры мәктәбе һәм «ZAMAN» блогерлар мәктәбенә кергән Россиянең 14 төбәгеннән 70тән артык делегат белән очрашу узды.
Беркемгә дә сер түгел, хәзер төп аудитория – социаль челтәрләрдә. Басма матбугатка укучыларын саклап калу җиңел түгел. Ләкин очрашуда катнашкан татар блогерлары басмалар белән хезмәттәшлек итүнең укучылар санын арттырырга ярдәм итәчәген әйтте.
«Татмедиа» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Шамил Садыйков блогерларны «Татар-информ» һәм башка татар басмалары белән актив рәвештә хезмәттәшлек итәргә чакырды. «Басма матбугатны саклап калсак та, яңа эшләү формаларын эзли башладык. Хәзерге аудитория үзенчәлекле дизайн, сораштыру, яңа алымнар белән кызыксына. Беренче урынга аудитория белән эшләү юнәлеше алга чыкты», – диде ул. Чыгышында саннар белән дә дәлилләр китерде. Әйтик, хәзерге көндә 76 процент аудитория интернетта утыра, 82 процент кеше анда телефон аша керә икән. «Татмедиа»ның 80 сайтының 65 е татар телендә эшли. Димәк, татар теленең интернет киңлекләрендәге киләчәге да бик өметле.
«Татмедиа» җәмгыяте басмалары белән хезмәттәшлек – татар блогерларына танылу өчен дә зур мөмкинлек. Әйтик, Рәфис Атаказов «Татар-информ» агентлыгына килеп, интервью биргәч, язылучыларының артуын әйтте. Татар малай буларак танылган Ринат Галиәхмәтов та татар газета-журналлары, телевидение-радио чакырган һәр җиргә барырга тырышырга кушты. “Журналистларны яратыгыз”, – диде ул чыгышында.
Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты, Татар федераль милли-мәдәни автономиясе рәисе Илдар Гыйльметдинов чит төбәкләрдән килгән блогерларга мөрәҗәгать итеп: «Россия регионнарындагы автономия җитәкчеләре, милләттәшләребезнең күбесе олы яшьтә, шуңа күрә сезгә зур өмет баглыйбыз. Яшьләр проектлар тәкъдим итсә, мораль яктан да, матди яктан да ярдәм күрсәтергә әзербез», – диде ул.
Комментарийлар