Китап нәшриятына эшкә килгәннән соң беренче максат итеп балалар китапларының ассортименты максаты куйдым. Хәзер безнең 100 дән артык исемдә китап сатуда ди Илдар Сәгъдәтшин.
Скопировать ссылку
Китап нәшриятына эшкә килгәннән соң беренче максат итеп балалар китапларының ассортименты максаты куйдым. Хәзер безнең 100 дән артык исемдә китап сатуда ди Илдар Сәгъдәтшин.
Балалар фәнни мәгълүматны үз ана телендә алырга хокуклы. “Татарстан” китап нәшрияты хезмәткәрләре шундый фикердә һәм балаларга, үсмерләргә мондый мөмкинлек тудыра. Менә берничә ел инде китап нәшрияты Мәскәүнең “РОСМЭН” нәшрияты белән берлектә, Татарстан Президенты каршындагы татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән, энциклопедияләрне тәрҗемә итеп бастыру белән шөгыльләнә.
“Китап нәшриятына эшкә килгәннән соң беренче максат итеп балалар китапларының ассортименты максаты куйдым. Хәзер безнең 100 дән артык исемдә китап сатуда. Энциклопедияләр проектына килгәндә, аны без узган ел 5 китап белән башлап җибәргән идек. Алар 6 яшькәчә балалар өчен эшләнелде һәм балалар бакчаларына таратылды. Проектның дәвамы буларак, быел тагын ун китапка тукталдык. Быелгы китаплар мәктәпләргә һәм алардагы китапханәләргә таратылды. Бер өлеше сатуга да чыкты”, - ди “Татарстан” китап нәшрияты директоры Илдар Сәгъдәтшин.
Күптән түгел нәшрият Мәскәүнең Кызыл мәйданында күргәзмәдә булды. Анда да иң күбе шул басмалар сатылган.
Комментарийлар