Газетабыз турында сөйләп, “Шәһри Казан” алып барган матур проектларга тукталып, Алабуга-Мамадыш якларын урап кайттык әле.
Без сәфәрләргә еш чыгабыз. Тик бу юлы башкача очрашулар көтте безне. Китап укырга яраткан, үзләре дә иҗат дөньясында кайнашкан, гәҗит тәмен белә торган укучылар янына бару икеләтә җаваплылык бит ул.
Алабуга–Чулман
Алабуганың А.С.Пушкин исемендәге Үзәк китапханәсендә “Иҗат киңлегенә чикләр юк” дип атлаган иҗат кичәсе узды. Анда безне хөрмәтләп, “Шәһри Казан” газетасы чыгарган китапларга, “Догалы йорт” дини календаренә аерым тукталып, гомумән, матбугат язмышына бәйле бик тә эчтәлекле очрашу узды.
Очрашуга Алабуганың “Чулман” әдәби-музыкаль берләшмәсе әгъзалары һәм басма сүзне яратып укучы алабугалылар да күп җыелган иде. Чыннан да аралашу бик җанлы узды. Һәр теләгән кеше соравын да бирә алды, авторлар да әсәрләренә кагылышлы фикерләрен җиткерделәр. Кичәне татар һәм туган як әдәбияты бүлегенең әйдәп баручы китапханәчесе Гүзәл Шәрипова алып барды. Без исә яраткан укучыларыбызга үзебезнең эшчәнлекне бәян иттек. Әсәрләр, андагы геройлар, журналистның героен эзләү, темалар табу, укучы белән элемтәне булдыру юлында дөнья кадәр мәгълүмат бирергә өлгердек. Бигрәк тә Рәсимә Галиеваның “Табылдык кыз”, “Әни буласым килә” китапларын игътибар белән укулары сөендерде. Нинди генә сораулар, бәяләр яңгырамады ул көнне. Ә бит укучы матбугатта да, китапта да үзенең меңләгән сорауларына җаваплар эзли. “Минем балам булмады, тик “Әни буласым килә” әсәрендәге героиняның әни булырга омтылышы гаҗәпләндерде мине”, “безгә бернинди журналистларның моңарчы килгәне юк иде”, “нишләп “Татарстан яшьләре газетасын яптыгыз” һәм тагы әллә нинди сораулар белән укучыларыбыз безгә мөрәҗәгать итте. Газетабызның әйдәп баручы журналисты Гөлнур Шәрәфиева белән бергәләп мөмкин булган кадәр укучыларыбызның сорауларына җавап бирергә тырыштык.
Кичәнең икенче өлешендә киресенчә алабугалыларны без тыңладык. Биредә озак еллар “Чулман” әдәби-музыкаль берләшмәсе эшли. Аның тыңгысыз җитәкчесе Тәҗрия Җәләева иҗат дөньясында кайнап яшәгән каләмдәшләре белән таныштырды. Чыннан да энҗе бөртеге кебек икән бит алар. Берсеннән-берсе матур шигырьләр язалар, проза өлкәсендә дә үзен сынап караучылар, хәтта бик тә үзенчәлекле тәрҗемә эше белән дә шөгыльләнүчеләр бар. Иң мөһиме – аларның иҗаты бәяләнә, күбесенең китаплары дөнья күргән. Алабугалылар Чаллы язучылар берлегенә карый, алар белән бик тә тыгыз элемтәдә яшиләр. Төрле бәйгеләрдә катнашалар. Әдәби берләшмә утырышларында бер-берсенең иҗатын өйрәнәләр. Алабугада татар телен тәмен белеп язучылар, туган телгә игътибарлы булучылар барлыгына сөенеп кайттык. Мондый иҗади элемтәләрне ныгыту өчен киләчәктә дә очрашырга сүз бирештек. “Бу очрашу, әле зур башлангычның башы гына”, дип озаттылар безне.
Мамадыш–Катмыш
Икенче юлыбыз да шул тарафта. Без Мамадыш районы Катмыш авылына кунакка кайттык. Дөресрәге, “Шәһри Казан” газетасы чыгарган өченче китапны – “Сихерләнгән сукмак”ны укучыларыбызга тәкъдим иттек. Аны безнең каләмдәшебез, тумышы белән Катмыш авылы кызы Фәридә Ибраһим язды. Катмыш авылы мәдәният йортына авторның авылдашлары, мәктәп укучылары җыелган иде. Якташлары Фәридә Ибраһим белән очрашуга шулай ук Баскан, Кече Сөн, Урта Сөн, Югары Сөн, Еники чишмә авылларыннан да килгән иделәр. Бик тә җылы очрашу булды. Катмыш мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Зөлфия Гыйззатуллина ягымлы тавышы белән сөйләп, газета укучыларга бик тә эчтәлекле бәйрәм ясады. Үзенең матур җырларын яңгыратты. Әле журналистларга шактый үткен сораулар да бирергә өлгерде. Залда утыручылар да бер дә битараф булмадылар. Фәридә апаларын сораулар белән күмделәр генә. Авторга рәхмәт сүзләре дә, теләктәшлек белдерүчеләр дә шактый күп булды ул көнне.
– 2000 елда беренче җыентыгымны чыгардым. Ул “Сукмагым” дип аталды. Минем беренче китап та сукмак, монысы да “Сихерләнгән сукмак” исемле булган. Икесе дә сукмак белән бәйле икән. Димәк, ул сукмакны мин үзем иҗатка тырышып ярганмын. Башта шигырьләр китабым чыкты, аннары инде эшли торгач икенчесе басылды. Редакторыбыз үзе: “Әйдә синең язмышлардан торган бер китабыңны чыгарыйк әле”, – дип тәкъдим итте. Ул аны бик зур итеп, матур итеп эшләде. Соңгы вакытта “Шәһри Казан” газетасы белән хезмәттәшлек итәм. Минем әле зур әсәргә алынганым юк иде. Аллаһының рәхмәтедер инде, шушы “Шәһри Казан” газетасы проекты өчен яза башладым. Бервакыт Алабуга районында йөргәндә, бер гаиләгә кергән идем. Шунда ишеткәннәрем йөрәктә калды. Шуны “Сихерләнгән сукмак”та язарга уйладым. Өч атна эчендә язам да язам, ашау да калды. Аллаһының рәхмәте белән шулай килеп чыкты ул китап. Журналист буларак язылган язмышлар күп, аларның һәрберсен хикәя итеп була. Аннан тагын яңадан бер повесть яздым. Анысы да гыйбрәтле. Ул “Шәһри Казан” газетасында “Тамгалы кыз” исеме белән басылып килә. Әсәрне автор буларак бизисең дә, зурайтасың да. Әле алда язасы китаплар бар. Үземнең әти ягыннан Мирсат бабаем белән Гайшә әбиемне турында язасым килә. Бик тә гыйбрәтле язмышлар, – дип сөйли Фәридә апа Ибраһим.
Әнә шундый мәгънәле сөйләшү-аралашу, гамьле шигырьләр укылган кичәдән бик тә куанышып саубуллаштык. Каләмдәшебезне зурлауларын күрү, газетабызны яратып укучылар барлыгын белеп кайту, китапларыбыз һәм дини календарьләребез белән таныштыру да сөенечле булды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Т елеграмга кушылыгыз.
Комментарийлар