16+

Булат Вәлиев истәлегенә көрәш бәйгесендә 15 команда катнашты

Узган җомга көнне Әлмәттә татарча көрәш буенча Булат Вәлиев истәлегенә ярышлар узды. Бәйгедә 15 командадан 154 көрәшче бил алышты.

Булат Вәлиев истәлегенә көрәш бәйгесендә 15 команда катнашты

Узган җомга көнне Әлмәттә татарча көрәш буенча Булат Вәлиев истәлегенә ярышлар узды. Бәйгедә 15 командадан 154 көрәшче бил алышты.

Быел Булат Вәлиев истәлегенә бәйге 13нче тапкыр оештырылды. Әлмәттәге турнирда соңгы елларда Татарстан командалары гына түгел, башка төбәкләрдән дә көрәшчеләр бил алыша. Быел, әйтик, биредә Туймазы, Богырыслан вәкилләре дә катнашкан. Өч яшь категориясендә җиңү яулаган яшь батырларга "Татнефть" оешмасы саллы гына акчалата бүләкләр дә тапшырган. Командалар беренчелегендә исә беренче урында - Әлмәт, икенче урында - Азнакай, өченчедә - Актаныш командалары.

Әлбәттә, бүгенге яшьләргә бик яшь көенчә арабыздан киткән Булат Вәлиев дигән көрәшченең исемен искә алу да урынлы булыр.

Вәлиев Булат Зиннур улы 1981 нче елда Мөслим районы Тойгелде авылында туа. 1989 нчы елда Тойгелде урта мәктәбенә укырга керә. Мәктәптә яхшы билгеләренә генә укый. Иң яраткан дәресләре: физкультура һәм география. Буш вакытында Булат техника янында була.

Кечкенә вакыттан ук абыйсы Зөлфәт белән көрәш белән шөгыльләнәләр һәм төрле ярышларда катнашып призлы урыннар яулыйлар. Иң беренче ирешкән уңышлары “Яшь ленинчы” газетасы призына булган ярышта катнашулары. Бу сәләт аларга әтиләреннән күчә. Әтиләре аларны кече яшьтән үк көрәш серләренә өйрәтә.

Булат мәктәпне тәмамлагач Әлмәт шәһәрендәге физкультура һәм спорт техникумына укырга керә. Аннан соң егет Әлмәт муниципаль институтын тәмамлый, экономист һөнәре ала.

Булатның ирешкән уңышлары:

2002 нче елда Татарстан чемпионатында катнашып, 3 нче урынны яулый. 2002 нче елда Мөслим Сабантуй батыры. Мастерлыкка кандидат (75 кг авырлыкта), Әлмәт шәһәре Сабантуй батыры, Әлмәт шәһәре чемпионы. Татарстан командасы составында 2002 – 2003 нче елларда һәм зур тизлек белән беренчелеккә атлый. 2004 нче елда ул Татарстан чемпионы була, ә Россия беренчелегендә икенче урынга чыга, спорт мастеры исемен ала.

Булат Вәлиевка иң зур уңыш 2005 нче елда килә. Ул кабат Татарстан чемпионы исемен яулый, Россия чемпионы да була. Шушы ук елда Казанның меңеллык юбилее белән бәйләп, башкалабызда билбау көрәше буенча дөнья чемпионаты уздырылды. Бу ярышларда 42 илнең иң көчле көрәшчеләре чыгыш ясадылар. Келәмдә үз үлчәвендә Булат Вәлиев дөнья чемпионы исемен яулады.

Кызганычка каршы, Булат 2006 нчы елның салкын декабрендә юл- транспорт һәлакәтендә вафат була.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading