Хәзер Гавриилның тормышы өчен медиклар көрәшә – ул аңсыз хәлдә хастаханәдә ята. Аның хәле бик авыр, ул ачык баш сөяге-ми җәрәхәте алган. Егетнең әнисе юл-транспорт һәлакәте автомобильнең төзек булмавы аркасында килеп чыккан һәм аварияне күргән шаһитләр бу хакта сөйләрләр дип өметләнә.
21 сентябрьдә Казанның Авиатөзелеш районында Копылов урамында коточкыч юл һәлакәте килеп чыккан. Машина йөртү таныклыгы булмаган 21 яшьлек егет баганага бәрелгән, автомобиль икегә өзелгән. Шәһәр Дәүләт автоинспекциясендә сөйләүләренчә, Audi йөртүчесе имин тизлек сайламаган, идарәне югалткан һәм башта бордюрга менгән, ә аннары яктылык баганасына бәрелгән. Бәрелүдән автомобиль икегә өзелгән.
Егетнең машина йөртү таныклыгы юк. Аны авыр хәлдә хастаханәгә алып киткәннәр. Машинада пассажирлар булмаган. Руль артында 21 яшьлек Гавриил булган. Бу хәлгә өч атна кала егет махсус хәрби операция зонасыннан өенә ялга кайткан. Егетнең әнисе юл-транспорт һәлакәте аның гаебе белән килеп чыкканлыгына ышанудан баш тарта һәм авариягә кадәр берничә көн алдан сатып алган машина төзек булмаган дип саный.
Шактый яшь булуына карамастан, Гавриил хәрби хәрәкәтләр ветераны статусына ия. Махсус хәрби операция зонасында ул ефрейтор званиесендә машина йөртүче булып хезмәт итә, сугыш кирәк-яракларын хәрбиләргә алгы сызыкка ташый. Аның машина йөртү стажы - 2,5 ел. Армиягә аны 2023 елда чакырганнар - ул ДОСААФта белем алган, шунда машина йөртү хокукын алган. – Чистай ДОСААФ автомәктәбе бик әйбәт, анда укыту бик яхшы. Аларны йөртергә генә түгел, машиналарны ремонтларга да өйрәттеләр. Анда патриотик дәресләр дә булды. Укуны тәмамлагач, безгә хәтта Рәхмәт хаты да җибәрделәр, - дип сөйләгән "Татар Информ" агентлыгына һәлакәткә юлыккан егетнең әнисе Ульяна Кузнецова.
2023 елда Гавриилны армиягә чакырганнар. Бераз вакыттан соң озак та үтми, ул әнисенә шалтыраткан һәм алга таба хезмәт итүен дәвам итәргә карар кылуы турында хәбәр иткән. Егетне армиягә озатканнан бирле, әнисе улын бер генә тапкыр күргән – үзе аның янына хәрби частька барган. Бу узган елның ноябрендә булган, ул аңа туган көненә шундый сюрприз ясаган. Быелның 1 сентябрендә Гавриил, ниһаять, өенә ялга кайткан. – Аңа озакка сузылган ял бирделәр, ул бит ике ел өйдә булмады. 28 сентябрьдә ул частька кайтырга тиеш иде, - дип сөйләгән Ульяна.– Гавриил үзенең күптәнге хыялын тормышка ашырырга булды, автомобиль сатып алды. Якшәмбе көнне төш вакытында Ульянага шалтыраталар һәм юл-транспорт һәлакәте турында хәбәр итәләр. – Улымның сөйгән кызы шалтыратты, социаль челтәрләрдә авария күрүен әйтте, шунда ук аның Гавриил булуын аңладым. Ун минуттан кече кызым йөгереп керде, шулай ук җимерелгән машинаның фотосын күреп, җирдә яткан абыйсын танып алды, бик каты елады. Улының баш сөяге, баш мие җәрәхәтләнгән, хәле бик авыр. Ике сәгать дәвамында операция барды. Ул тереләме, юкмы, безгә көтәргә генә кала, диделәр. Безне реанимациягә керттеләр. Башы бәйләнгән, әлегә гел йокыда. Аның бөерләре эшләми – бу бик көчле шок нәтиҗәсе, - дип сөйли әни кеше.
Комментарийлар
0
0
Ничек машина йөртү таныклыгы юк- аңламадым? Укыган, СВОда водитель- логика юк!
0
0