16+

Бурычларың турында бел һәм Яңа елга бурычларсыз кер!

– Бу чара халык өчен бик кирәкле. Кайсы вакытта бурычың бар икәнен үзең дә белмисең, ә монда барысын да бер урында тикшертергә була. Алимент түләмәгән өчен чит илгә чыгармыйлар икәнен дә белми идем, бу чарада бик күп мәгълүмат алдым, – ди акциядә катнашучы Людмила Матвеева.

– Бу чара халык өчен бик кирәкле. Кайсы вакытта бурычың бар икәнен үзең дә белмисең, ә монда барысын да бер урында тикшертергә була. Алимент түләмәгән өчен чит илгә чыгармыйлар икәнен дә белми идем, бу чарада бик күп мәгълүмат алдым, – ди акциядә катнашучы Людмила Матвеева.

Бурычларны тикшерү буенча Татарстан суд приставлары рәсми сайтының «Башкарма эшләр банкы» сервисы да бик популяр. Быелның соңгы ун ае эчендә әлеге сервистан 500 меңнән артык тапкыр файдаланганнар. Халык аеруча ЮХИДИ штрафлары, салым, кредит буенча бурычлар юкмы дип кызыксына. Әлеге сервиска суд приставларының федераль хезмәте мобиль кушымтасы аша да керергә була. Монысында бурыч турында мәгълүматтан тыш,вакытында түләнмәгән акчалар турында да хәбәр килеп торачак.

Яңа ел алдыннан, 26 ноябрь көнне, «Бурычларыңны бел» акциясе Казанда, Чаллыда, Әлмәттә, Түбән Камада узачак. Чаралар кеше күп була торган урыннарда,күпфункцияле үзәкләрдә үтәр дип көтелә.

Казанның Вахитов районы суд приставы алиментларын түләмәүче бер кешене табу өчен хәйлә кулланган. Ир-атның ике баласы өчен түләмәгән алиментлары 400 мең сумнан артып киткән булган. Суд приставлары бу кешенең рәсми булмаган төстә кер юу машиналары төзәтүче булып эшләвен ачыклаган. Алимент түләмәүче белән очрашу өчен суд приставларына кер юу машинасын төзәттерергә телим дип хәйләләргә, шул рәвешле бу кеше белән очрашу оештырырга туры килгән. Кыскасы, бурычлы ир-ат закон нигезендә 80 сәгатьлек мәҗбүри эш башкарырга тиеш. Әгәр дә ир-ат бурычын түләми икән, аны җинаять җаваплылыгына тартырга мөмкиннәр.

Кайда, ничек?

Кешенең кредит, коммуналь хезмәтләр кебек социаль түләүләр буенча бурычы 30 мең сумнан артканда, алимент буенча бурычы 10 мең сумнан артканда чит илгә чыга алмый. Бурычлар турындагы мәгълүматны суд приставларының рәсми сайтыннан карарга була. Шулай ук махсус мобиль кушымта да бу хакта мәгълүмат белергә мөмкинлек бирә. Бурычны банк терминаллары, банкоматлар, онлайн-банклар, «Башкарма эшләр банкы» сервисы аша да түләргә була.

Бурычны түләгәннән соң, приставларга хәбәр итәргә кирәк, чөнки түләүләр тиз генә барып җитмәскә мөмкин. Суд приставлары уңай карар чыгарганнан соң бер тәүлек узгач, кеше чит илгә чыга ала.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    ???

    Мөһим

    loading