16+

Бәяләр арта дип паникага бирелмәскә

Доллар арттымы, бәяләр дә күтәрелә. Ә менә рубльнең долларга карата төшүе, «Позитив Консалтинг» бизнес-планнар эшләү үзәге җитәкчесе Ирек Галләмов фикеренчә, беренче чиратта “Вагнер” тирәсендәге ситуация һәм сәяси вазгыять белән бәйле. 

Бәяләр арта дип паникага бирелмәскә

Доллар арттымы, бәяләр дә күтәрелә. Ә менә рубльнең долларга карата төшүе, «Позитив Консалтинг» бизнес-планнар эшләү үзәге җитәкчесе Ирек Галләмов фикеренчә, беренче чиратта “Вагнер” тирәсендәге ситуация һәм сәяси вазгыять белән бәйле. 

– Бу Россия икътисады өчен әйбәт, чөнки без нефть белән газны доллар белән еврога сатабыз. Конвертация вакытында, ягъни долларны сумнарга алыштырганда илдә рубль күбрәк булачак. Илкүләм валюта бездә рубль, шуның белән бәйле рәвештә икътисадта акча күбрәк булачак. Ул исә социаль ихтыяҗларга тотыла, – ди ул. 

Шул ук вакытта, доллар арткач, бәяләр дә күтәрелә. Экспертлар бәяләрнең иң актив һәм тиз үсешен электроникага көтә. Бу барыннан да бигрәк үзебездә җитештерелми торган продукциягә: смартфоннар, ноутбуклар, планшетларга йогынты ясаячак. Болардан тыш, машиналарга, чит илләргә юлламалар бәясе дә күтәреләчәк. 

“Комсомольская правда” язганча, кесә телефоннарына бәяләр 7-8 процент артыр дип фаразлана. “Җитештерүче илнең кайсы булуына карамастан. Кытай модельләренең бәяләре бераз түбәнрәк булырга мөмкин, алар белән тәэмин итеп торучылар Россиядә эшли һәм аларның складларда яхшы запаслары бар. Бу, мәсәлән, Tecno һәм Xiaomi маркалы телефоннар”, – Mobile Research Group аналитигы Эльдар Мортазин.

– Алар артыннан үзебездә җитештерелә торган товарларга да бәяләр артачак, – дип өсти Ирек Галләмов. 

Шул ук вакытта, кыйммәтләнгәнче алып калыйм дип, кибетләргә дә чыгып йөгермәскә, паникага бирелмәскә куша. 

– Эшмәкәрләр бәяләрне арттырып куя да, алырлармы икән дип көтә башлыйлар. Алучылар булмаса, ә аларга акча алмашы кирәк, бәяне төшерергә керешәләр, – ди әңгәмәдәшем.  

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading