16+

Бәйрәм белән! Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне белән!

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының гражданлык хәле актларын теркәү Идарәсе башлыгы, «Ныклы гаилә» Федераль партия проекты координаторы Гөлшат Нигъмәтуллина Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне белән котлады.

Бәйрәм белән! Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне белән!

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының гражданлык хәле актларын теркәү Идарәсе башлыгы, «Ныклы гаилә» Федераль партия проекты координаторы Гөлшат Нигъмәтуллина Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне белән котлады.

«8 июльдә Россия Федерациясендә «Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне» билгеләп үтелә.

Гасырлардан безгә килгән бу якты, рухи мәгънә белән баетылган бәйрәм гаилә парларының ныклыгын, никах институтының әһәмиятен, мәхәббәт, тугрылык, гаиләнең мәңгелек кыйммәтен символлаштыра.

Гаилә, җәмгыятьнең төп элементы буларак, традицион кыйммәтләрне һәм нигезләрне, мәдәниятне һәм буыннарның тарихи дәвамчанлыгын саклау, тотрыклылык һәм үсеш факторы булды һәм шулай булып кала да. Нәкъ менә гаиләдә, туганнарыбызда, якыннарыбызда без авыр минутларда ярдәм эзлибез һәм табабыз, алар белән бергә тормыштагы яхшы үзгәрешләргә шатланабыз.

Безнең илдә йөз елдан артык гаилә тарихларының һәм кеше язмышларының төп елъязмалары булып гражданлык хәле актларын теркәү органнары тора.

Реклама

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты гражданлык хәле актларын теркәү Идарәсе һәм шәхсән үз исемемнән барлык татарстанлыларны бәйрәм белән котлыйм! Өй учагының җылысын, ихлас хисләрне һәм гаилә мөнәсәбәтләренең гармониясен саклавыгызны телим!

Сезнең гаиләләрдә һәрвакыт үзара аңлашу һәм хөрмәт хөкем сөрсен, билгеләнгән планнар уңышлы тормышка ашсын! Сезгә нык сәламәтлек, бәхет һәм иминлек телим!» — диелә котлауда.

Чыганак: Татар-информ

Фото: https://pixabay.com/ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading