Чакыр әле мине кунакка!
Бәйгенең нигезендә балаларны телләр өйрәтү, туган як тарихына кызыксыну уятудан гыйбарәт.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

Бәйгенең нигезендә балаларны телләр өйрәтү, туган як тарихына кызыксыну уятудан гыйбарәт.
Яшьләр өчен бәйгеләр дә яшьләрчә оештырыла хәзер! Чөнки аларны башкача җәлеп итеп тә булмый. Әле 5-6 ел элек кенә рәсем конкурслары, видео бәйгеләр оештырып булса, хәзер яшьләрне алай гына иҗатка “тартам” димә! “Тик-ток” буынын бигрәк тә.
Шуны истә тотып, “Яңарыш” республика фонды, Мәдәният министрлыгы, Мәгариф һәм министрлыгы һәм Татарстан туристик волонтерлар ассамблеясы “Туган ягым!” дип исемләнгән бәйге игълан итә.
“Яңарыш” фондының башкарма директоры Татьяна Ларионова билгеләп үткәнчә, бәйгедә катнашучылар үзләренең туган телләрендә Татарстан халкына һәм чит төбәкләрдә, чит илләрдә яшәүчеләргә мөрәҗәгать итеп, республикабызга кунакка дәшергә тиеш була. Роликның бер минуттан артмавы, берничә телдә яздырылган булуы (татар теле яңгырау төп шарт!) да мөһим. Видеода республиканың кызыклы, тарихи, матур урыннары чагылыш таба ала. Җиңүчегә Алабугадагы тарихи урыннар буенча экскурсия оештырылачак.
Татарстан туристик волонтерлар ассамблеясы җитәкчесе Юлия Бәширова сүзләренчә, бәйгенең нигезендә балаларны телләр өйрәтү, туган як тарихына кызыксыну уятудан гыйбарәт.
Җиңүчеләр сентябрь азагында билгеләнәчәк.
Лилия Локманова
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз.
Вход на сайт
Язмага реакция белдерегез
Мөһим
-
#Кыскача яңалыклар
Татарстанда илкүләм проект буенча 1,7 мең гектарда урман торгызу эшләре башкарылган
-
#Җәмгыять
Сөю белән генә тук булмассың
-
#Киңәш сандыгы
Туңдырманы ничек дөрес сайларга?
-
#Кыскача яңалыклар
Новосибирск өлкәсе көрәш федерациясе президенты Илдар Юнысов вафат булган
-
#Киңәш сандыгы
Кыяр үстерүчеләр нинди 6 хата җибәрә?
Комментарийлар