16+

Челтәрле бизнес: халык үзе гаепле түгелме соң?

Бүгенге көндә челтәрле бизнес турында зур бәхәсләр куера. Яшерен-батырын түгел, татар эстрадасының кайбер артистлары челтәрле бизнес вәкиле булып тора. Һәрберсе үзенең препаратын мактый, теге яки бу чирдән коткара, дип сөйли.

Аларның сүзенә ышанып, кешеләр БАДлар ала. Ишетеп торабыз: кемдер шуларны кулланып зыян күргән, үлем очраклары да бар дип әйтәләр. Мин моның дөресме-юкмы икәнен әйтә алмыйм. Әмма бу хакта үз фикеремне җиткерергә телим. Һәр дару-препаратны кулланырга киңәш ителмәгән очраклар бар. Ул аллергия чыгарырга яки бөер, йөрәк кебек органнарга зыянлы булырга мөмкин. Ләкин бездә халык башта сатып ала, аннары гына кәгазен укый. Ну, укыгыз инде шуны, хөрмәтле җәмәгать! Кемгә ярый, кемгә ярамый – БАД турындагы мәгълүматны укыгыз! 

Мин челтәрле бизнес белән шөгыльләнүчеләрне якламыйм да, хурламыйм да. Ләкин тагын бер кат әйтәм: һәр препаратның кулланырга яраган һәм ярамаган очраклары турында игътибар белән укыгыз әле, зинһар өчен. 

Фото: pixabay.com

Рәсим Хаҗиев

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading