Тагын шунысы бар – короновирустан паника дәрәҗәсенә җитеп куркучыларның бу халәте пандемия белән генә бәйле түгел. Алар, гомумән, тормышта күп нәрсәдән курка. Үз-үзләренә ышанычлары юк дәрәҗәсендә. Нигездә, дөньяга пессимистик карашлы кешеләрдә күзәтелә бу. Куркуларын җиңәр өчен аларга үз өстендә эшләргә, фикерләүләрен үзгәртергә кирәк. Бу эштә, әлбәттә, махсус белгечләр – психологлар, психотерапевтлар ярдәме кирәк.
– Коронавирустан курку курыкмауга караганда, чиген белгәндә, яхшырак та түгелме?
– Курку курыкмауга караганда файдалырак, чөнки ул кешегә саклану кагыйдәләрен үтәргә, сәламәтлегенә зыян салмаска ярдәм итә. Кирәгеннән артык хафалана, шомлана, паникага бирелә торган кешеләр беркая чыкмыйча өйдә утырганда да көннәр буе куркып, шомланып йөрергә мөмкиннәр. Бу кешенең нерв системасы өчен зур киеренкелек тудыра. Бу исә, үз чиратында, эндокрин системаның стресс гормоннарын кирәгеннән артык эшләп чыгаруына китерә. Нәтиҗәдә, иммун системага да зыян килә. Аның авыруларга каршы тору сәләте кими. Төшенкелеккә биремәүчеләрнең, оптимистларның азрак авыруы, авырган очракта да пессимистларга караганда тизрәк терелүе билгеле.
– Балалар да карантинда бит әле, алар белән бу сынаулы чорны ничек файдалы үткәрергә?
– Бала белән аралашырга, сөйләшергә, аның белән уйнарга, бергәләп кулдан нәрсәдер булса эшләргә, ниндидер тәмле ризык әзерләргә була. Бергәләп мультфильмнар, мавыктыргыч балалар фильмнары карарга, әкиятләр сөйләргә, табышмаклар чишәргә, рәсем ясарга мөмкин. Үзеңнең балачагыңда булган кызыклы хәлләрне сөйләргә яисә балаңның кечкенә вакытында булган вакыйгаларны искә төшерергә – безнең улларыбыз һәм кызларыбыз аларны тыңларга бик ярата. Бергәләп зарядка ясарга, өй җыештырырга була. Бала белән карантинны файдалы итеп үткәрү юллары бик күп. Боларны эшләү теләге булырга тиеш – шунысы бик мөһим. Һәм бу эшләргә мәҗбүри шөгыль итеп карамагыз, ә үзегез дә алардан тәм табарга, чын күңелдән бирелеп, балаларыгызга кушылып уйнарга тырышыгыз. Шул чакта үзегезнең дә кәеф күтәрелер, карантин җиңел үтәр. Баланың ялын файдалы үткәрер өчен аның белән иртәдән кичкә кадәр утыру мәҗбүри түгел. Көненә 20-30 минутыңны балага багышлау да җитә, ди психологлар. Балага гел өйрәтеп, һаман саен: “Тегеләй эшлә, болай ит!” – дип тору да кирәкми. Ул үзенә ни кирәген, нинди шөгыль ошаганын үзе аңлый белергә тиеш. Моңа баланы кечкенәдән өйрәтергә, аңа сайлау мөмкинлеге бирергә кирәк.
– Короновирус белән бәйле вазгыятьтән без үзебез өчен ниндидер сабак та алырга тиешбездер?
– Беренче чиратта үз сәламәтлегең турында кайгырта башларга өйрәнергә вакыт. Сәләмәт яшәү рәвеше алып барырга: дөрес тукланырга, көн саен саф һавада булырга, спорт белән шөгыльләнергә яисә җәяү йөрергә тырышырга. Үпкә, рәнҗү, ачу тулы күңел белән түгел, ә тормышның уңай якларын күрә белеп, шат һәм көр күңел белән яшәргә. Болар барысы да иммунитетны ныгыта торган гамәлләр. Ә, белгәнебезчә, иммунитеты нык кешеләр короновирусны җиңел кичерә. Бәлки, бөтенләй йоктырмый. Гомумән, бөтен вируслар да иммунитеты нык кешеләрне читләтеп үтә дияргә мөмкин.
Тагын бер сабак – тормышның, яшәүнең кадерен белү. Булганына шөкер итү. Әйтик, карантинда утыру кеше гомере өчен иң мөһим булган әйберләрдән саналган саф һаваның, кояшның безгә бушлай бирелгәнен аңларга һәм шуның өчен рәхмәт хисе тоеп яшәргә өйрәтә. Мәктәптән, укытучылардан, өй эшләреннән гел зарланган ата-аналарга балаларның бушлай уку мөмкинлеге булуын искә төшерә. Эшкә барасы килмәүчеләр һәр иртә уянып урамга чыгуның нинди бәхет икәнен тояр. Шуны да әйтергә кирәк: коронавирусның табигатькә дә йогынтысы булды. Карантин вакытында планета ял итә дияр идем мин. Халыкның күпләп карантинда утыруы, автомобильләрдә йөрүчеләрнең кимүе, завод-фабрикаларның эшләмәве сәбәпле Кытайның һавасы сафланган, ә Италиядә Венеция суы чистарган дип язалар. Ни генә булмасын, саклык чараларын күрергә һәм бар да әйбәт узасына чын күңелдән ышанырга кирәк. Ышану көченең дөньядагы иң зур көчләрнең берсе икәнен психология фәне исбатлады инде!
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Дилбәр Гарифуллина
Комментарийлар