– Мөстәкыйльлек һәм җаваплылык баланың киләчәге белән бәйле. Бала өч көннән соң барысын үзе аңлап эшләргә тиеш. Дәрес башланачак вакытны да, өй эшен эшләүне дә кабатлап, өйрәтеп торырга кирәкми, – диде Казанның 2нче татар гимназиясе директоры Камәрия Хәмидуллина.
div>
Әлегә укуны иртәрәк тәмамлау хакында сүз юк. Без барыбыз да шул рәвешле укуны һәм укытуны дәвам итәчәкбез.
– Болай укытуның файдасы бармы-юкмы, әйтеп булмый, әмма без алдан укып бетерү белән килешмәдек. Дүртенче чиректә кабатлау күп булса да, программада өйрәнә торган яңа темалар да бар әле. Яңа материал өйрәнүгә өстенлек бирәбез, – ди укытучылар.
– Дәресләрне туктамасыннар иде. Урамга да чыгарга ярамагач, уку алар бик тә кирәк. Бала ни белән булса да мәшгуль булырга тиеш. Бу очракта аларның ике кулына бер эш – уку! – ди ата-аналар.
Моңарчы без балаларны телефон-планшетта утыра дисәк, бүген хәлләр 180 процентка үзгәрде. Уку процессында төрле гаджетларны куллану практикасыннан башка булмый. “Без аны хәзер уку максатыннан кулланабыз. Укучылар техниканы яхшы белә, бу аларга укыганда да ярдәм итә”, – дип бәяли бүгенге хәлне мөгаллимнәр.
Комментарийлар