-Дөрес, мәшәкате күп, тик бергәләп эшләгәндә авырлыгы сизелми, җир эшкәртергә мотоблок бар. Утырту, утау, җыю эшләрендә бөтен гаилә катнаша, әле 86 яшьлек әти дә булыша. Балалар эшкә өйрәнә, акча табу серләренә дә төшенә, - ди суган үстерү остасы.
Гомәровларның уллары Булат инде биш еллап сарымсак үстерә. Быел да 175 килограмм уңыш җыйган бу яшелчәдән, аның инде 45 килограммы сатылган да.
Суган уңышын җыюга әлеге гаилә июль ахырында ук тотынган. Башта орлык суганын бәйләп элгәннәр. Баш суганны йолкып берничә көн түтәлдә киптергәннән соң, кисеп, ышык урында җилләтәләр.
-Элек суганны йорттан ук килеп ала иделәр. Хәзер алай күпләп җыючы юк, алсалар да, бик арзанга гына сорыйлар, зур хезмәт куйган яшелчәне 10-12 сумга бирәсе килми. Бу яшелчәне биш тонна саткан еллар да булды. 1993 елда өч тонна суган сатып, яңа Т-25 тракторы алдык. Суган акчасына стенка, суыткыч, диван алган да хәтердә, - ди хуҗа.
Уңган бакчачылар барына да өлгерә: 25 сутыйлы бакчаларында бәрәңге, кабак, азык чөгендере үстерәләр, пай җирләрендә печән игәргә дә вакыт табалар.
Комментарийлар