– Әбиләремә гел, ярар, дим. Алар хәзер үз әбиләрем шикелле. Мин аларның кызлары кебек – көтеп торалар, серләрен сөйлиләр. Аларга кырыс та булып булмый. Алар безнең җитәкчеләр, каршы да килә алмыйсың. Җомга көнне, хәер булсын дип, пешергән ризыкларымны илтәм. Өлкәннәр көнендә һәрбер әбине котлап чыгам. Йә коймагын, йә Казан кабартмасы пешереп алып барам. Бакчада чәчәкләр күп үсә, һәрберсенә өләшәм. Дөресен генә әйткәндә, күп тә кирәкми аларга. Азрак игътибар, җылылык та җитә. Сыер савылган вакыт булса, берәр литр сөт алып барам. Аннан туган көннәрендә котлыйм. Әздән дә күңел була, – дип сөйли Алсу Мөхәммәтҗанова.
Ул карый торган өч әбинең бернинди якыннары юк. 95 яшьлек Минхәят апа, 1 октябрьдә 89ы тулган Рабига апа, 66 яшьлек Гөлсинә апаның карап торганнары Алсу гына. Калган әби-бабайларның балалары кайткалап йөри. Алар да булыша. Тик алар көн дә янәшәдә түгел.
Балалар акылы керә башлаган өлкәннәрнең энәләрен кабарткан чаклары була торгандыр. Аларны көйләмичә генә булмый. Аннан, ихлас булмасаң да, мондый эштә эшләп булмый торгандыр. «Җайларыннан гына торып эшлибез, бер конфликтка керсәң булмый ул. Бер тавышлансаң, башка барасы да килми башлый. Әбиләр белән алай эшләргә ярамый. Күңелләре сабыйларныкы кебек аларның. Авылда ике социаль хезмәткәр идек. Фәүзия апа пенсиягә чыкты, эштән китте. Ә аның урынына керүче юк, куркалар. Документ тутыру да куркыта. Эш – җаваплы. Әбиләрне карарга да укыталар хәзер. Әле яңарак кына 10 көн укып кайттым», – дип сөйли Алсу.
Балык Бистәсе районы буенча бүген 35 социаль хезмәткәр эшли. Алар барлыгы 191 олы яшьтәге инвалидларны һәм ялгыз карчыкларны тәрбияләүдә хезмәт куя. Алсу Мөхәммәтҗанова исә авыл җирендә эшле булганына да, үз авылында яшәгәненә дә сөенеп эшли. Бүген алар авылның тотрыклы үсеше программасы буенча өй салалар. Хөкүмәткә һәм Президентка рәхмәтләрне җиткерергә куштылар.
Үзләре дә әзер-бәзерне көтеп утыра торганнардан түгел. Абзар тутырып малын да асрыйлар, җәй көне иртәнге 3тә җиләк җыеп, җиләген саталар. Бик арып киткән чакларында 4 яшьлек кызлары Нәфисә дә тик утыртмый аларны. Гел шулай хәрәкәттә булырга туры килә. Әби-бабайлар, кечкенә балалар булганда бигрәк тә. Балалар да шуны күреп үсә. «Иптәшемнең әтисе-әнисе исән түгел. Үз әнием вафат булганга – 6 ел. Каенанам белән аралары 45 кенә көн, бер елда вафат булдылар. Әтием исән. Ул – безне, без аны сагынып көтеп торабыз. Шушы авылда өске урамда гына яши. Әти дә, кечкенә кыз булгач, хәзер ешрак килә», – ди Алсу.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар