16+

“Чит илгә чыгып киткәнче акча ягын кайгырттык”яки кышны чит илдә үткәрүчеләр турында

Кышны чит илдә, кояш һәм диңгез янәшәсендә уздыручылар елдан-ел арта бара!

“Чит илгә чыгып киткәнче акча ягын кайгырттык”яки кышны чит илдә үткәрүчеләр турында

Кышны чит илдә, кояш һәм диңгез янәшәсендә уздыручылар елдан-ел арта бара!

Чит илләрдә кышлау хәзер беркемне дә гаҗәпләндерми. Үзебезнең танышлар яки танышларның танышлары салкын фасылны диңгез вә океан ярында бер генә булса да үткәреп караганы бар!

Бик беләсегез килсә, Россия халкының 61 проценттан артыгы җылы илләрдә яки төбәкләрдә кышларга тели. Болар исемлегендә Төркия, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Таиланд һәм Вьетнам иң популяры, ди РИА Новости мәгълүмат агентлыгы. Россия эчендәге җылы юнәлешләрдән исә Сочи һәм Сириус алда бара. Сораштырылучыларның 2 проценты гына елның салкын вакытын Геленджикта уздырыр идек, дип белдергән.

“Яңа ел ялларында турларга сорау арта”

Без дә турагент һәм чит илдә кышлаучылар белән әңгәмә корып алырга булдык. Беренче эш итеп, турагент Лилия Заһидуллинага безне кызыксындырган сорауларны бирдек:

- Кыш көне кайсы якларга күбрәк сәяхәт кылалар һәм ни өчен бу юнәлешләрне сайлыйлар?

- Кыш айларын без – турагентларның отпуск чоры дип тә әйтергә мөмкин. Халыкның күпчелеге ял итү өчен җәй айларын – майдан башлап октябрь ахырына кадәр аралыкны сайлый. Аннары, көзге һәм язгы каникулларда, Яңа ел ялларында турларга сорау арта. Кышка таба Азия яклары, экзотик юнәлешләр ачыла – Таиланд, Шри-Ланка, Һиндстан, быел шулай ук Вьетнамдагы Фукуок утравына Казаннан туры рейслар да бар. Кыш көне безнең халык аеруча яратып йөри торган юнәлеш – Таиландның Пхукет ярымутравы. Аны күпчелек туристларыбыз алдан, җәй көне үк алып куя. Популярлык сәбәбе гади – көннәре дә, төннәре дә җылы, суы май кебек, җиләк-җимеш күп төрле, ашау тәмле, бәяләр “тешләми”. Таиландка ике кешелек юллама 11 көнгә 200 меңнән башлана. Шулай ук кыш көне Мисыр һәм Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә ял итеп кайтучылар бар. Анда диңгез бераз суына, шулай да экскурсияләргә йөрү өчен әйбәт вакыт.

- Кыш көне сәфәргә баручылар арасында нинди һөнәр ияләре күбрәк?

- Бу сораудан соң үземнең гаиләм күз алдына килеп баса. Мин туризм өлкәсендә, әйткәнемчә, җәй көне эш тыгыз, ә кышын туристлар саны кими. Ирем төзелеш юнәлешендә эшли, аның да кышын китәргә мөмкинлеге күбрәк. Аннары, җәй көне үз йортыбыздан чыгып китәсе килми, монда да рәхәт. Кыш көне турларга бәяләр дә кулайрак, “горящий турлар” чыккалап тора. Шуңа күрә без ял итәргә җәй көне йөрмибез. Билгеле бер эш урынына бәйләнмәгән, читтән торып эшләүче кешеләр күп. Мисал өчен, IT өлкәдә хезмәт куючылар, дизайнерлар, вакытын үзе көйли алган эшмәкәрләр кыш көне күбрәк сәяхәт итә.

- Кышны чит илдә үткәрү теләге белән янучылар күпме? Гадәттә, алар нинди илләрне сайлыйлар?

- Кышны чит илдә үткәрүчеләр күп түгел, ләкин юк та түгел. Гадәттә, алар – елга берничә тапкыр сәяхәт итүчеләр. Мәсәлән, үземнең танышларым бер айга Таиландка китәргә җыенып ята. Өч бала белән баралар, Яңа елны да шунда каршыламакчылар. Икенче бер туристыбыз бер айга Шри-Ланкага китте. Ел саен декабрьне шунда үткәрәләр, кунакханәдә торалар, озын кыш алдыннан сәламәтлекләрен ныгытып кайталар. Алар лаеклы ялдагы кешеләр, гомер буе авыл хуҗалыгында эшләгәннәр. Сүз уңаеннан, бүген Шри-Ланкада 10 көн ял итеп кайту ике кешегә 180 меңнән башлана. Кыш көне берничә атна Төркиядә диңгез һавасы сулап кайтучылар да бар. Анда хәзер кунакханә бәяләре арзан, ә һава температурасы 20 градус чамасы – барыбер җылы. Мәктәптә укучы балаларын да ияртсәләр, аларны вакытлыча онлайн укуга күчерәләр.

“Бу адымга без ярты ел алдан әзерләнә башладык...”

Илүзә Галеева, визажист:

- Чит илдә болай озак яшәвебез беренче тапкыр. Безгә бик ошый, башка милләтләрнең көнкүрешен күрү, өйрәнү дөньяга карашыбызны үзгәртә. Хәзер ел саен төрле илләрдә яшәп карау теләге артканнан-арта бара.

Безнең чит илгә китүебез кышлау гына да түгел дип әйтер идем. Татарстаннан август аенда ук чыгып киттек. Җылы якта, диңгез буенда яшәп карау теләге белән эшләнде бу эш. Мартка кадәр монда булырга планлаштырабыз. Кышлау өчен без исә Вьетнамны сайладык. Башка Азия илләре белән чагыштырганда, монда алга киткән зур шәһәрләр, кирәкле кибетләр, сәүдә үзәкләре, матур-матур кофейнялар һәм рестораннар бар. Шул ук вакытта биредәге бәяләр Казандагылардан ике тапкыр очсызрак. Иң мөһиме – без яшәгән шәһәр диңгез буенда урнашкан, су коеныр өчен ерак барасы юк. Климат бик дымлы, ләкин уңайсыз димәс идем, тиз ияләштек.

Искәртеп узарга кирәк, монда рус комьюнитилары бик зур. Биюгә, инглиз телен өйрәнү клубларына, һәм башка төр файдалы очрашуларга гел йөреп торабыз.

Бу адымга без ярты ел алдан әзерләнә башладык, ирем белән эшләребезне көйләдек. Вьетнамга күченү сәбәпле эшебез һәм керемебез әллә ни үзгәрде дип әйтмәс идем. Барысы да шул килеш дәвам итә, ләкин башка илдә. Ирем онлайн эшли, мин исә бу илдә визажист буларак үсеш алам.

“Бала белән сәяхәтләр вакытында өйдә уку-укыту процессы турында уйланам”

Айгөл Хамматова, хуҗабикә:

- Кызганыч, без быел кышны чит илдә уздырмыйбыз, әмма бу өлкәдә өч еллык тәҗрибәбез бар, шуның белән бүлешермен... Ирем онлайн эшли, ә минем декретта утырган чагым. Ни өчен әле кышны чит илдә, җылыда уздырмаска? Шушы уй белән беренче тапкыр кышларга чыгып киттек. Гадәттә, без декабрьдән мартка кадәрге айларны карый идек. Чит илдә иң озак уздырган вакыт – өч ай ярым. ⁠Ял һәм яшәү өчен уңайлы Азия илләрен сайладык, чөнки нәкъ менә биредә кыш ял сезоны булып санала. Шулай ук бала туганчы бу якларга безнең сәяхәт иткән бар иде, әлеге илләрне азмы-күпме булса да беләбез. Төрле елларда Таиланд, Вьетнам, Балида ял иттек, тик күңелгә якыны Таиланд булды. Бирегә берничә тапкыр очтык. Климат монда стабиль, көндез һәм төнлә һава торышы артык үзгәрми, 35 градус тора, бик уңайлы мохит!

Сүз уңаеннан, без гел дуслар белән сәяхәт итә идек, шунлыктан бервакытта да моңсу булмады. Шулай ук ирем һәм балам белән генә дә чит илдә күңелсез түгел: һәрвакыт матур һава торышы, диңгез шавы, тәмле җиләк-җимешләр... Тормыш иптәшем читтән торып эшләгәч, эш урынына бәйле булмагач, кайда кышлавыбыз аңа артык мөһим дә түгел. Самолетларга билетны һәм торак урыннарын отышлы вакытта алдан түләп куйгач, артык акча тотылмый да диярлек. Кайда гына торсак та – чит илдәме, туган шәһәрдәме, барыбер көндәлек тормышка шул ук акча тотыла инде ул.

Искәртеп узарга кирәк, балабызга 1 яшь тә 2 ай булган вакытта да без куркып тормадык, чит илдә кышладык. Сабый әле балалар бакчасына гына йөргәндә, чит илдә кышлау буенча бернинди проблема да юк. Киресенчә, җылы якларда активлык, хәрәкәт, кызыксынулар күбрәк тә әле. Алга таба бала белән озын-озак сәяхәтләр вакытында өйдә уку-укыту процессы турында уйланам (башлангыч сыйныфларда булса да, мәсәлән), мондый төр белем бирү ысуллары күп кенә мәктәпләрдә инде гамәлдә дип беләм. Өстәвенә, педагогик белемем дә бар.

“Кышкы депрессиягә кереп китәргә дә күп кирәкми!”

Гөлүсә Динюшева, реклама бүлеге мөдире:

- Чит илдә, җылыда кышлау теләге элек-электән бар иде. Бу минем беренче тәҗрибәм. Дус кызларым белән 14 ноябрьдә чыгып киттек, 15 гыйнварда кайтырга планлаштырабыз, Аллаһы боерса. Кыш көне мин пассив кешегә әвереләм: аз хәрәкәтләнәм, күп вакытымны гел өйдә уздырам. Боларның барысы да турыдан-туры кәефкә йогынты ясый – чып-чын кышкы депрессиягә кереп китәргә дә күп кирәкми! Әйткәнемчә, күптән мондый тәҗрибәне сынап карыйсым килә иде: әгәр үзеңә кояш һәм йомшак климат бүләк итсәң, халәт ничек үзгәрүен күзәтәсем килде. Икенче елларга да якынча ике аемны – декабрь һәм гыйнварны чит илдә уздырырга планлаштырам.

Кышлау өчен Төркияне сайладым. Беренчедән, мин төрек телен яхшы беләм – бу исә тормышны бик нык җиңеләйтә һәм мин үземне “өйдә”, үз кешеләрем янында итеп хис итәм. Икенчедән, Төркиядә хәләл ризык табуы бик җиңел, табигый ризыкны ел дәвамында кулланасың, ә климат йомшак һәм рәхәт. Адаптация бик җиңел узды: диңгез, кояш һәм саф һава үз эшен эшли инде, ни дисәгез дә!

Әлегә дистанцион рәвештә эшлим һәм минем бу бик яхшы килеп чыга. Эшне һәм ялны берләштердем. Бу вакытны файдалы итеп уздырасым килә: үз юнәлешем, профилем буенча төрек компанияләре белән контакт булдырырга, алар белән күрешүләр оештырырга телим. Әлбәттә, туганнарым, якыннарым һәм балаларымны сагынам, без алар белән көн дәвамында хәбәрдә. Россия белән чагыштырганда, Төркиядә мин җәяү күп йөрим, күкрәк тутырып диңгез һавасын сулыйм, базарлардан натураль яшелчә, җиләк-җимеш, диңгез продукциясен сатып алам.

Тәгаен әйтә алам: салкын сезонда берничә ай чит илдә, җылыда уздыру минем өчен бик кирәк! Россиядәге кыш, беренчедән, озын һәм авыр. Икенчедән, чит илләргә сәфәр кылу үстерә, тормышка һәм көнкүрешкә башка яктан карарга мөмкинлек бирә. Финанс мәсьәләсен карасак, отышлы бәядән яшәү урыны тапсаң, көнкүреш чыгымнары якынча Казандагы сыман чыга, хәтта бераз азрак та. Биредә продукция кыйммәт түгел, рестораннарга сирәк йөрибез, өйдә пешереп ашыйбыз. Таксидан еш кулланмаска тырышабыз, җәмәгать транспортында йөрибез. Барлык кирәкле киемне үзебез белән алып килдек, шуңа күрә кирәкмәгән чыгымнар юк дәрәҗәсендә.

“Чит илгә чыгып киткәнче акча ягын кайгырттык”

Миләүшә Садыйкова, фотограф-рилсмейкер:

- Чит илдә кышлау идеясе 2025 ел башында Таиландта ике атна торып кайткач туды. Гаиләбезгә салкын кыш уртасында җылыда булу бик ошады. Әйләнеп кайткач та, киләсе кышны һичшиксез җылы илләрдә уздырачакбыз, дигән карарга килдек. Без моңа яхшылап әзерләндек: августта бер якка билетлар сатып алдык һәм ноябрьдә очып киткәнче акрынлап җыена башладык. Кышлауны безнең илдә җылытканчы озайтырга ниятлибез, шуңа кайтасы көнебез әле төгәл билгеле түгел. Безнең беренче пункт Вьетнамдагы Хошимин шәһәре булды. Башта аны җылы һәм эссе климат аркасында сайладык, чөнки кыш уртасында “гарантияләнгән” җәй теләдек. Һава торышына акрынлап күнектек. Беренче көннәрдә көндез һәм хәтта төнлә торган югары температурага ияләшү җиңел бирелмәде: аяк өстендә озак йөргәннән соң үзебезне бераз начар хис иттек. Климатка яраклашу якынча бер атнаны ала, һәм бу вакытлыча гына, диде биредә торучылар. Хәзер әле “салкын”, ә чын эсселек февральдә башланачак, дип искәртәләр... Балалар кызык һава торышын безгә караганда күпкә җиңелрәк кичерә! Аларны өйдә тотып булмый – гел урамга чыгарга ашкынып торалар. Алдагы планнарга килгәндә, без катгый маршрут төземибез, әмма бу сәфәрдә тагын бер-ике илгә барырга өметләнәбез.

Чит илгә чыгып киткәнче акча ягын кайгырттык. Без бюджетны өч айга тупларга ниятләгән идек, әмма якынча ике айлык кына акча җыйганбыз. Тик бу безнең өчен проблема түгел, чөнки икебез дә онлайн рәвештә эшлибез. Иремнең төп эше – дистанцион. Казанда яшәгәндә ирем ярдәме белән фотосессияләр белән шөгыльләнә башладым, монда да үз эшемне дәвам итәм һәм телефон аша рилсмейкер булып эшлим. Локацияне алыштыру безнең хезмәт хакына берничек тә йогынты ясамый. Без һәрвакыт бергә, шулай ук ирем янәшәдә булганда балалар белән дә ярдәм итә ала.

Искәреп узарга кирәк, Көектә яшәгәндә дәүләт бакчасына зур чиратлар булу сәбәпле балаларны көненә 4 сәгатькә шәхси балалар бакчасына алып бардык. Монда, Вьетнамда исә, без бик яхшы альтернатива таптык – һәр кичне сабыйларны балалар клубына алып барабыз, анда алар тәрбиячеләр күзәтүе астында башка балалар белән аралаша, уйный.

Азат Садыйков, видеомонтаж режиссеры: 

- Без яңа урыннар өйрәнәбез. Балалар белән өйдә тик утырып булмый. Бу аларга да, безгә дә файдага гына. Якыннарыбыз белән аралашуга килгәндә, без һәрвакыт элемтәдә. Шунысы кызык, Казанда яшәсәк тә, без әти-әниебез белән алай ук еш күрешмәдек, якынча ике айга бер тапкыр. Шулай булгач, ерак ара – моңсулану өчен сәбәп түгел. Бу минем өчен озын сәяхәтләрнең беренчесе түгел. Европа буйлап автостоп белән сәяхәт иткән идем, Грузия, Скандинавия, Германия, Чехия, Австрия, Венгрия, Төркиядә булдым. Җылы илләрдә кышлау исә – бу чынлап та беренче тәҗрибәм. Әлеге сәяхәт безне шулкадәр илһамландыра, көч өсти, киләчәктә мондый сәфәрләрне гаилә традициясе итәргә телибез.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading