16+

“Даруларны үзебез дә сатып алабыз”, дияргә ашыкмагыз!

Республикабыз күләмендә социаль хезмәтләр җыелмасыннан баш тарткан гражданнар саны 61 процент тәшкил итә.

“Даруларны үзебез дә сатып алабыз”, дияргә ашыкмагыз!

Республикабыз күләмендә социаль хезмәтләр җыелмасыннан баш тарткан гражданнар саны 61 процент тәшкил итә.

Дөрес, бу сан узган ел белән чагыштырганда 1,5 процентка кимегән. Якынча 5 000 кеше исәбе ташламалы дарулардан файдалану хокукын кире кайтарган.

Ләкин социаль ярдәмне 1 300 сум акчага алмаштыручы калган гражданнарга да уйланырга кирәк, әгәр дә берникадәр вакыттан соң ярдәм сорап, федераль оешмаларга мөрәҗәгать итәргә туры килсә? Кыйммәтле даруларны үз акчаңа гына алу мөмкин түгел. Ә социаль хезмәтләр җыелмасыннан файдалану хокукын кире кайтару вакыты чикле – 1 октябрьгә кадәр генә.

Моның өчен Пенсия фондына барып гариза язарга кирәк. Әгәр дә  өлгермәсәң, закон таләбе буенча, елдан артык вакыт көтәргә туры киләчәк, ләкин авыру көтми. Агымдагы елда социаль хезмәтләрдән файдалангансың икән, ул очракта куллану хокукы автомат рәвештә озайтыла, беркая да барып йөрергә кирәкми.  

– Кайчагында авырулар: “Без даруларны үзебез дә сатып алабыз”, – дип үҗәтләнергә яраталар. Акчасы җиткәндә хәерле эш. Әгәр дә иртәгәсен кыйммәтле дарулар кирәк булса? Язмыш та кайчагында бик усал шаяра. Ул чагында бушлай программага да әйләнеп кайта алмыйлар. Бигрәк тә Кукмара, Бөгелмә, Яшел Үзән, Чүпрәле районнарында социаль хезмәтләр җыелмасыннан баш тартучыларның саны күп. Программада катнашучыларның 90 проценттан артыгы инвалидлар. Бу программа нигезендә инвалидлык рәсмиләштерелгән авырудан тыш та, икенче авыру белән авырып киткән очракта да дарулар алып була, – дип белдерә Сәламәтлек саклау министры урынбасары Фәридә Яркаева.

Әлеге Федераль программа нигезендә республикада дарулар белән тәэмин ителеш 2 миллиард 100 миллион сум күләмендә финансланса, социаль хезмәтләр җыелмасыннан баш тартучылар булмаган очракта ул  5 миллиард 700 миллион сумга җитәр иде. Димәк, программаның финанс тотрыклылыгы да аның кулланучылар исәбенә бәйле, бу исә кыйммәтле дарулар сатып алу мөмкинлеген арттыра ала. 

– Санкцияләр даруларга кагылмады, борчылырлык сәбәпләр юк. Ләкин шунысы бар, кайбер даруларны ваклап сату нокталарында да, даруханәләрдә дә таба алмаска мөмкиннәр, чөнки алар иң беренче чиратта дәүләт программаларын тәэмин итүгә тотылачак, – ди министр урынбасары.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading