16+

Даун синдромлы кызларын үзләренеке түгел дип уйлап ДНКга биргәннәр

Чаллыда яшәүче ирле-хатынлы Даун синдромы куелган кызларын үзләренеке түгел дип яшәгән.

Даун синдромлы кызларын үзләренеке түгел дип уйлап ДНКга биргәннәр

Чаллыда яшәүче ирле-хатынлы Даун синдромы куелган кызларын үзләренеке түгел дип яшәгән.

Дөреслекне ачыклау өчен алар федераль телеканалга мөрәҗәгать иткән, дип яза "Челнинские известия". 

29 ел дәвамында Асановлар гаиләсе шик-шөбһә белән яши. Игезәк кызларының берсе сәламәт, икенчесе Даун синдромы белән дөньяга килә. 

Чаллыда яшәүче гаилә күптән түгел НТВ каналында баручы «ДНК» тапшыруында (16 ) булып кайткан, алар белән бергә бирегә өч балалары да килгән. 

Дүрт бала тәрбияләгән Асановлар гаиләсе бала тудыру йортында игезәкләрнең берсен алыштырганнар дип шикләнгән һәм үзләренчә төрле дәлилләр китергән. Шул ук вакытта ДНК нәтиҗәсе нинди генә булмасын, алар элеккечә үк Иринаны яратачакларын һәм үпкәләтә алмаячакларын белдергәннәр. 

59 яшьлек Валентина Асанова сөйләгәнчә, ул баштан ук ике улы туачак дип уйлаган. Йөклелек чорында ясалган УЗИда яралгыларның малайлар булуын күрсәткән. Медицина картасында да «бер үк күзәнәктән яралган игезәкләр» дип язылган. Бу вакытка гаиләнең улы белән кызы була инде. Хатын-кыз әйтүенчә, ул үзен яхшы хис иткән, сәламәтлеге белән бернинди проблема да булмаган. 

1993 елның 19 августында Яр Чаллы бала тудыру бүлегендә игезәк кызлары дөньяга килгән. Әниләренә аларны якыннан күрсәтмәгәннәр, җитлекми туган сабыйлар өчен кювезларга урнаштырганнар.  
— Аларны миңа китергәч, бер-берсеннән нык аерылып торуы сизелде, - дип искә ала Валентина Асанова. - Дауннар даун инде. Мин бала тапкач, анда практикантлар да бар иде. Балаларны биләүгә биләгәндә, бер кызның: «Карале, алар ничек охшаш!» диюе истә калган. Марина беренчерәк булып туды, аны тапкан көнне үк китерделәр миңа, ә Ирина хәлсезрәк булган, авырлыгы белән дә проблемалар бар иде. Иринаны кулыма китереп салгач, йөзенең табак кебек булуына игьтибар иттем, күзләре юк, бары бер сызык кына. Миңа калса, йөзе Маринадан өч тапкыр зуррак. Мин гаҗәпләндем – алар ничек охшаш булырга мөмкин соң? Аннары табиб аның даун булуын хәбәр итте. Ул чакта ирем хәйран калды: "Каенанам мине кызларым тууы белән котлады, ә мин ышанмадым – улларымны көттем. Берсенең авыру булуы турында белгәч, шунда ук әйтте – икесен дә алып китәбез!
Соңрак балаларның кан төркемнәре дә төрле икәнлеге ачыкланган. 

«ДНК» тапшыруына Марина Асанова мөрәҗәгать иткән. Ул апасының үз туганы булмавын искәрткән. Мәктәптә укыганда ук аның күңелендә шик туа. Янәсе, мәктәптә үзенә бик охшаган кызны күреп ала, аның белән аралаша, туган көне кайчан булуы, кайда тууы турында сораша. Маринаның әтисе дә ул кызны эзләргә теләгән, ләкин ул кызны таба алмаган. Аның фикеренчә, ул  кыз башка мәктәпкә күчкән. 

Күп кенә дуслары Маринага шалтыратып әле генә аны урамда күргәннәрен әйтәләр. Бу вакытта ул өйдә була. Олы абыйсы да урамда Маринага охшаган озын чәчле кызга игътибар иткән. 

Ирина әти - әнисе белән шәхси йортта яшәвен дәвам итә, ул аларның беренче ярдәмчесе. Бәрәңге чистарта, савыт-саба юа, әтисе белән урамда карны чистарта. Шул ук вакытта Ирина аз сөйләшә, «әни» һәм «әти» дип кенә әйтә, укый да, яза да белми. Валентина Асанова аңлатып узганча, әле балачакта ук табиблар һәм педагоглар составындагы махсус комиссия аны укытып булмый дигән карар чыгарган. 

Әнисе күз яшьләре белән бу еллар дәвамында авыру бала биреп кайтарганнар, ә сәламәт кызы башка гаиләдә үсә, дип уйлавын белдерде. Бу эшкә кемнең кулы барган? Хатын-кыз бала тапканнан соң аның белән бер палатада яткан бер түрәнең машина йөртүчесенең хатыны гаепле дип саный. 

Үз кызын эзләп табарга мөмкинлеге булмавын, дүрт бала үстерүләрен, арендага алынган фатирда яшәргә туры килүен дә сөйләгән Валентина Асанова әлеге тапшыру барышында.

Сау-сәламәт кызлары Маринаның фикерен хуплаганнар, үз кызларын эзләү өчен Мәскәү редакциясенә хат язарга булганнар: «Әйе яки юк. Безнекеләрме, безнекеләр түгелме. Әйтик, безнекеләр булса яхшы, безнекеләр булмаса - үз кызыбызны эзләрмен. Аның ничек яшәвен, ничек үскәнен беләсем килә», - ди хатын. 
ДНК нәтиҗәләре гаҗәпләндерә. Нәтиҗәдә, Марина һәм Ирина арасындагы туганлыкның 99,9 процент булуы раслана. 

Хәтта тапшыруда чыгыш ясаган профессор Сергей Киселев та гаҗәпләнүен яшерә алмаган: "Бу медицинада уникаль очрак, чөнки бер үк күзәнәктән яралган игезәкләр белән мондый хәл килеп чыгарга тиеш түгел иде", дигән ул.
Асановлар гаиләсе үткәрелгән экспертиза нәтиҗәләрен күз яшьләре белән көтеп алган.  

Язмага реакция белдерегез

4

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading