– Динара, син бит шушы ук исемдәге тапшыру да алып барасың. Анда нинди темалар күтәрелә? Бәлки аеруча тетрәндергән яки истә калган тапшырулар, темалар, геройлар булгандыр?
– Мин – иҗади кеше. Төрле хыялларга бирелеп, шуларны чынга ашырырга тырышып яшим. Ләкин тормыш гел җиңел генә бармый. Гаиләбезгә зур кайгы килгәннән соң (әнием вафат булды), көчле депрессиягә бирелдем. Ул чакта улыма алты ай иде. Аның үсешенә бәйле сораулар да күп, үземне дә кулга алырга кирәк иде. Башым белән эшкә чумарга булдым. Журналистиканың һәр өлкәсендә дә тәҗрибәм бар, ә менә радиода бер дә эшләп караганым юк иде. Бу юнәлештә дә үземне сынап карарга булдым. «Тәртип» радиосына рәхмәтем чиксез. Радиода эшләү тәҗрибәсе булмаган килеш, миңа ышанып, эфир вакыты бирделәр. Беренче көннән үк, баш мөхәррир Ризәлә апа Исмәгыйлева белән фикерләр туры килгәч, җиң сызганып эшкә керештек. Әйткәнемчә, ата-аналар өчен татар телендә мәгълүмат аз, шуңа күрә радиода әниләр өчен тапшыру әзерләргә булдым. Темалар сайлау, текст язу, кунаклар эзләү, аралашу, тәҗрибә туплау, яңа танышлар, тапшыруның эфирга чыгуы һәм тыңлаучылардан яхшы фикерләр – һәркайсы авырлыкларны җиңәргә булышты миңа. Улым белән бергә тапшыру да үсә. Республикабызның иң яхшы табиблары, психолог-логопедлары һәм башка юнәлештәге белгечләр белән бик күп төрле сорауларга җаваплар эзлибез. Нарасыйның карындагы вакытыннан башлап, балалар бакчасына йөри башлауга кадәр килеп җиттек инде. Иң истә калган тапшыруга килгәндә, баланы сөннәткә утырту турында иде. Шәхсән мин үзем моңа каршы идем, ләкин теманы ныклап өйрәнгәч, үз фикеремнән кире кайтырга туры килде. Психологлар, шушы өлкә буенча белгечләр, әти-әниләр белән аралашып хаталанганымны аңладым. Гомумән, һәр тапшыруга бик җитди карыйм. Тема билгеле булгач, ныклап өйрәнәм, анализлыйм. Килгән кунаклар үзләре дә, тәҗрибәләреннән чыгып, темалар тәкъдим итәләр, киңәш-тәкъдимнәрен җиткерәләр.
.jpg)
– Киләчәккә нинди максатлар куеп иҗат итәсең, Динара?
– «Әниләр һәм бәбиләр» тапшыруының дәвамлы булуын телим. Ул минем өченче балам кебек. Тыңлаучыларга барып ирешкәнче, шактый вакытны аңа багышлыйм. Яңа темалар планлаштырам, киләчәктә үзгәрешләр дә булачак. Әниләр марафоны сәхифәсен дә булдырачакбыз. Иң яхшы язмаларны радиотыңлаучылар да ишетергә тиеш. Миңа эшләргә мөмкинлек биргән һәркемгә рәхмәт. Беренче чиратта ирем – зур таяныч. Үзе дә кызыклы фикерләр әйтә. Әти кеше буларак, бала тәрбияләүдә аның әһәмияте чиксез зур. Кайчак мәхәббәт җимешләребезне күбрәк ул карый кебек тоела.
Интернетта аралашу хәзерге көндә ничек кенә актуаль булмасын, җанлы, күзгә-күз карашып сөйләшүгә җитми. Шуңа күрә әниләр өчен җанлы аралашу мәйданы булдырасым килә. Бу социаль проект булырга тиеш. Яшь ярымга кадәр ике тиен пособие алып, аннары өч-дүрт яшькә кадәр балалар бакчасына чират көтеп утыручы әниләрдән аралашып утыру өчен дә акча сорау гөнаһ булыр иде. Бу хыялымны да тормышка ашыра алырмын дип уйлыйм.
– Ә тормыш мәгънәсе дигән фәлсәфи сорауга җавап эзләп карасак, ни дип җавап бирер идең икән?
– Көн саен кемгә дә булса ярдәм итәргә тырышам. Киңәш биреп булса да. Без бу дөньяга юкка гына килмәгән бит.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
.jpg)
Комментарийлар