16+

Дизайнер Надежда Әюпова: «Яңа елны каршылаганда, көн дә кия торган күлмәгегезне кимәгез»

Яңа ел каршылаганда хатын-кызларга пайеткалы, ялтыравыклы һәм төрле ташлар белән бизәлгән озын яки кыска күлмәк кияргә киңәш итә танылган дизайнер, стилист, имиджмейкер Надежда Әюпова.

Дизайнер Надежда Әюпова: «Яңа елны каршылаганда, көн дә кия торган күлмәгегезне кимәгез»

Яңа ел каршылаганда хатын-кызларга пайеткалы, ялтыравыклы һәм төрле ташлар белән бизәлгән озын яки кыска күлмәк кияргә киңәш итә танылган дизайнер, стилист, имиджмейкер Надежда Әюпова.

– Быел нәрсә ялтырый – шул модада. Мондый ялтыравык күлмәкләргә артык аксессуарлар да кирәк түгел, «лодочка» туфли, клатч һәм йөзне ачып тора торган макияж гына кирәк. Бигрәк тә күзләргә зур игътибар бирегез, алар янып торырга тиеш. Чәчкә әллә нинди катлаулы прическалар ясамагыз: «тәртипсез» итеп җыелган «өем» яки туры чәчләр мондый күлмәкләр белән бик матур күренәчәк. Ялтыравык яратмаучылар бәрхет яки ефәк күлмәк сайлый ала. Күлмәк киясе килмәгәннәргә киң чалбарлы бәрхет костюм кияргә мөмкин, бүген алар шулай ук актуаль.
Ялтыравыклы күлмәкләрне 46 размерга кадәр үлчәүдәге, сылу хатын-кызларга гына кияргә киңәш итәм. Олы яшьтәге һәм тулырак хатын-кызларга ул килешмәячәк. Ялтыравык биттәге җыерчыкларны – тагын да тирәнрәк, тулырак гәүдәле хатын-кызларны тагын да тазарак итеп тә күрсәтәчәк. Олырак яшьтәге хатын-кызларга беренче чиратта биткә игътибар итәргә, косметологка барып килергә кирәк. Бераз ябыксагыз да яхшы булыр. Күлмәк сайлауга килгәндә, ачыграк төстәге, үзегезгә килешле төстәге күлмәкләр сайларга тырышыгыз.

Футболкаларга – юк!

Ирләргә исә әллә ни баш ватып торасы юк. Рәешкә кия торган килешле күлмәк, классик чалбар, костюм, галстук яки «күбәләк» һәм алар – әзер! Классик чалбар яратмаучылар караңгы төстәге джинс чалбар кияргә мөмкин, әмма футболка белән түгел, ә күлмәк белән.
Тагын шунысын истән чыгармагыз: Яңа ел каршылаганда киясе киемегез көндәлек кия торган һәм трикотаж булмасын.

Төсләр

Надежда Әюповадан киләсе елда нинди төсләр модада булачагы турында да сораштык.
– Гомумән, ниндидер төсләр модада булачак, дигән сүзләр белән килешмим. Мода корбаны булырга кирәк түгел. Һәркем үзенә килешкән төстәге киемне сайларга тиеш. Бүгенге көн модасы бик тиз үзгәрүчән, аның артыннан куып җитә торган түгел һәм тырышмагыз да, – диде ул.

Фото: prokazan.ru

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading