16+

«ЭКОлидер» бәйгесенә йомгак ясалды: «Шәһри Казан» журналисты җиңүче!

Казанда “ЭКОлидер” республика конкурсына йомгак ясалды.

«ЭКОлидер» бәйгесенә йомгак ясалды:  «Шәһри Казан» журналисты җиңүче!

Казанда “ЭКОлидер” республика конкурсына йомгак ясалды.

Бу конкурс сәнәгать предприятиеләре, муниципаль районнар, мәгариф учреждениеләре, гаржданнар һәм массакүләм мәгълүмат чаралары катнашында инде 16 ел рәттән оештырыла.
 Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин экологияне саклауда үз хезмәт өлешен керткән һәр кешегә рәхмәт сүзләре ирештерде.

- Татарстан сәнәгатькә бай, икътисад үсеш кичерә, шунлыктан табигатьне саклауга да зур игътибар сорала. Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин башлангычында республикада экология буенча илкүләм программалар гамәлгә ашырыла. Халык та табигатьне саклау чараларын хуплый. Киләсе елда безне ТАССРның 100 еллыгы, Бөек Җиңүнең 75 еллыгы вакыйгалары көтә,-дип әйтеп үтте Фәрит Мөхәммәтшин.

Татарстанның экология министры Александр Шадриков та табигатьне саклау чаралары үткәрә торган предприятиеләргә, шәһәрләргә һәм районнарга, волонтерларга, шулай ук массакүләм мәгълүмат чараларына рәхмәт әйтте. “Татмедиа” акционерлык җәмгыяте җитәкчесе Шамил Садыйков массакүләм мәгълүмат чараларында киләчәктә дә табигатьне саклауга нык әһәмият биреләчәгенә ышандырды.

Вакытлы матбугат басмаларында иң яхшы мәкалә номинациясендә “Шәһри Казан” газетасы журналисты Дамир Бәдриев 2 нче урынны яулады.

Автор фотолары

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading