16+

“Ел студенты” бәйгесендә җиңүчегә 50 мең сум премия һәм үзе теләгән ВУЗда уку бәхете тәти

Бүген, Татьяна көне — студентлар бәйрәмендә Казанда “Ел сутденты-2019” җиңүчеләрен ачыклыйлар.

Бүген, Татьяна көне — студентлар бәйрәмендә Казанда “Ел сутденты-2019” җиңүчеләрен ачыклыйлар.

Быел бу мәртәбәле бәйге унбишенче тапкыр уздырыла. Шуңадырмы, конкурсның финал өлешенә хәтта билетлар да калмаган. Чөнки конкурс инде күптәннән элеккеге студентлар өчен дә, хәзер белем алучылар өчен дә очрашу, аралашу урынына әверелде. 

Татарстан яшьләр эшләре министры урынбасары Тимур Сөләйманов сүзләренчә, бәйгедә 18 номинация буенча җиңүче билгеләнәчәк. Йомгаклау чарасын исә “Камызяк крае җыелмасы” КВН командасы әгъзасы Денис Дорохов алып барачак. 

-”Ел студенты”  — ул студентлык эшчәнлегенең барлык өлкәләрен дә үз эченә алган бәйгегә әверелде. Биредә иң яхшы яшь галим дә, иң яхшы чит ил студенты да, иң яхшы журналист та... Бу төрле юнәлешләрдә перспективалы булган студентлар исемнәре яңгырый торган мәйдан, - ди Тимур Сөләйманов. 

Быел бәйгегә гаризалар бирүдә үзгәрешләр дә булган. Элек студентлар гаризалар белән бергә, портфолиоларны папкага туплап бирсәләр, хәзер инде үзләре ирешкән уңышлар хакында һәм эшчәнлеген яктырткан мәгълүматларны электрон рәвештә генә тапшырырга мөмкин. Әлеге ысул студентлар өчен шулай ук зур плюс. Чөнки портфолиоларны тиешле дәрәҗәдә формалаштыру студентка 7-8 мең сумга төшә торган булган. Килешәсездер, студент кеше өчен бу ярыйсы ук зур сумма. 

Билгеле булганча, “Ел студенты” 2005 елдан алып үткәрелә һәм ел саен оештыручыларга 300 ләп гариза тапшырыла. Конкурсның башкарма директоры Алексей Абрамов сүзләренчә, катнашучылар арасында иң популяры “Ел интеллекты” номинациясе булган. Анда барлыгы 53 гариза юлланылган. 

Гран-при өчен исә 30 студент көч сынашачак. Сүз уңаеннан, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән үткәрелгән конкурста Гран-при отучы үзе теләгән югары уку йортында  белем алу мөмкинлегенә һәм 50 мең сумлык акчалата премиягә ия була. 

Лилия ЛОКМАНОВА

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading