Бу таш кыялар арасында аяусыз сугышлар бара. 1943 елның 9 октябренә кадәр дәвам иткән Кавказ өчен бәрелешләрдә 344 меңнән артык кеше һәлак була, 605 меңнән күбрәге яралана. Әлеге операциядә катнашучылар Эльбрус сурәте төшерелгән «Кавказ оборонасы өчен» медале белән бүләкләнә. Һәйкәлнең мәрмәр плитәсендә бүләкләнүчеләр саны – 870 мең кеше – дип язылган.
Һәйкәл каршында басып торганда күңелдә бер генә сорау туды: ничек менгәннәр икән алар бу биеклеккә? Атлар белән, коралларын, пулеметларын сөйрәп, шушы таш кыялар аша ничек күтәрелгәннәр икән?..
Биредә илебездәге иң биек музей да урнашкан. Ул да Кавказ һәм Эльбрус өчен барган сугышларга багышланган. Кечкенә генә бу музейдан без күңелдә туган күп сорауларга җавап табып чыктык. Фашист итеге астында калырга теләмәү, Җиңүгә какшамас ышаныч кешеләрне алга әйдәгән икән. Аларны, гомерләрен дә кызганмыйча, Ватан азатлыгы өчен көрәшергә өндәгән.
Һәйкәл янында башларыбызны иеп озак басып тордык. Телләребез дога пышылдады. Рухлары шат булсын. Милләтләре, телләре, диннәре төрле булса да, ул чорда аларның барысын да бер исем – СССР халкы дигән исем берләштергән. Һәммәсенең дә уртак максаты бер булган – Җиңү.
Күңелне тырнап алган бер күренеш тә булды. Һәйкәл кардан чистартылмаган иде. Хөрмәт йөзеннән аны көрәп куярга мөмкин бит. Кара мәрмәр плитә өстендә ак кәфенне хәтерләткән кар ята иде. Нигәдер ул күңелдә авыр тәэсир калдырды.
Ак кар өстендә шактый йөреп, эзләребезне калдырып, кире төшәргә җыендык. Хәер, моңа кадәр безгә тагын да биегрәк – биш мең метрга күтәрелергә тәкъдим иттеләр. Моның өчен махсус «Буран»нарда барырга кирәк икән.
Юк, безне бәясе куркытмады. Әмма үз организмыңны артык сынауның кирәге юктыр, дип уйладык. Ни дисәң дә, яшь бара. Дөресрәге, мин каршы төштем. Канат юлындагы кабина белән күтәрелү бер хәл, ә мондый техникада йөрүчеләрнең тәҗрибәсен дә, юлның хәвефсезлеген дә кем белгән?
Моннан тыш, ел саен Эльбрусның 15–20 кешенең гомерен өзүе турында да әйттеләр. Шуңа күрә сак булуны өстен күрдек. «Сакланганны саклармын», – дигән бит Аллаһы Тәгалә дә.
Гомумән, тау кыюларны ярата. Ә андыйлар анда шактый. Кемдер тау чаңгыларында җилдәй очып үтә, кемдер текә битләүләрдән аска томырыла. Ел саен килеп, үз көчләрен, батырлыкларын сынаучылар да күп икән. Аларга сокланып карадык. Чын мәгънәсендә ике йөрәкле кешеләрдер кебек тоелдылар.
Бу сәяхәттән без яшьлегебезнең иң популяр башкаручыларының берсе Владимир Высоцкий иҗатына яңадан гашыйк булып кайттык. Нәкъ менә шушы тауларда аның карлыккан тавышы аеруча урынлы яңгырый икән. «Таулардан яхшырак таулар гына була ала...» дигән җыр юлларын кабат-кабат тыңлыйсы килә. Ә инде «Эльбрус самолеттан матур күренә» дигән сүзләренә үземчә каршы килер идем. Эльбрусны якыннан күрсәң дә, аның итәгендә йөрсәң дә, карлы түбәсенә күтәрелсәң дә, ул гаҗәеп матур. Димәк, мин юкка гына балачактан ук шушы тау турында хыялланмаганмын.
Таулар адәм баласын үзләре кебек горур булырга өйрәтәдер, мөгаен. Шуңа күрә аларны мөмкин кадәр яшьрәк чакта күрергә, алар буйлап йөрергә кирәктер. Бу сәяхәттә мин хәтта улым Газиздән бераз көнләшеп тә куйдым. Нибары 24 яшендә үк ул дөньяга шундый биеклектән карады бит. Киткәндә исә: «Мин монда тагын кайтачакмын әле», – дип хушлашмыйча гына китте.
Ә үзебезгә кайтып җиткәч, күккә күтәрелеп карадым. Баш очындагы ап-ак болытлар миңа Эльбрусны хәтерләтте. Нишләптер, элек аларны беркайчан да шулай күргәнем булмаган…





Казан – Нальчик – Казан
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар