16+

Елдан-ел сөлге җыючы егетләр сафы сирәгәя бара, моңлы гармун тавышы да ишетелми...

Халкыбызның күп кенә гореф-гадәтләре авылларда сакланып килүе сер түгел. Авылыбыз Кара Чишмәдә сөлге җыю йоласын һәр елны апрель аенда башкаралар.

Халкыбызның күп кенә гореф-гадәтләре авылларда сакланып килүе сер түгел. Авылыбыз Кара Чишмәдә сөлге җыю йоласын һәр елны апрель аенда башкаралар.

Монда 16-17 яшьлек егетләр, гөрләвекле урамнарны үтеп, авылның һәр йортына кереп, сөлге һәм кулъяулык җыялар. Аларга әби-бабайлар сөлге сәдакасы да бирәләр. Киемнәре төрле төстәге сөлге һәм кулъяулык белән бизәлгән егетләргә һәркем сокланып карый, үзләренең яшьлек елларын искә төшерә.
Шунысы күңелне борчый: елдан-ел сөлге җыючы егетләр сафы сирәгәя бара, моңлы гармун тавышы да ишетелми инде.

Фәнис Шәфыйков, Чирмешән районы, Кара Чишмә авылы.

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading