16+

Электрон хезмәт кенәгәләрендә үзмәшгульләр хакында мәгълүмат бирү каралмаган

Килер көннәр, кулыбызда бер документ булмас — барысы да электрон вариантка күчеп бетәр, мөгаен.

Килер көннәр, кулыбызда бер документ булмас — барысы да электрон вариантка күчеп бетәр, мөгаен.

Әнә бит, 2020 елдан хезмәт кенәгәләрен дә электрон ясаячаклар. Ә 2021 елдан хезмәт юлын башлаганнар бөтенләй дә  безнең кебек кәгазь кенәгәләрне күрмәячәк. Аларга электрон кенәгәләр ачылачак.
 
Ә менә кәгазьдән электронга күчәргә теләмәсәң нишләргә? Законны язучылар андыйларның да теләкләрен истә тоткан. Моның өчен бары эш бирүчегә гариза язарга гына тиеш буласыз һәм 2021 елдан электрон кенәгә дә, кәгазье дә параллель рәвештә алып барылачак. 

Әгәр дә инде киләсе елларда кәгазь хезмәт кенәгәсеннән баш тарту теләге туса, моны бер кыенлыкларсыз эшләп була.

Электрон хезмәт кенәгәсе хәзергесеннән әллә ни аерылымый. Анда кешенең хезмәт периоды һәм кайда эшләве, квалификациясе, эшкә кайчан урнашуы һәм эштән кайчан китүе, ни сәбәпле хезмәт килешүе өзелүе хакында барлык мәгълүматлар да языла. 

Электрон кенәгәнең тагын бер уңай ягы — әгәр дә аның күчермәсе (выписка) кирәк икән, ул документны күп функцияле үзәктән генә дә барып алып була. Соңгы эш урыны хакындагы мәгълүматны да күп фунцияле үзәк хезмәткәрләре кәгазьгә бастырып бирергә хокуклы. 

Эшкә урнашканда дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең бердәм порталы сайтындагы шәхси кабинеты аша эш бирүче адресына электрон имза белән яңа төрле хезмәт кенәгәсеннән күчермә юллау мөмкинлеге була. 

Эш бирүчеләр өчен дә бу юнәлештә яңалыклар бар. Хәзер алар ай саен Пенсия фондына имминиятләштерелгән затларның хезмәт эшчәнлеге хакында хисап тотарга тиеш була. Мәгълүмат бирү срокларын үтәмәгән, тулы яисә дөрес мәгълүмат бирмәгәннәрне административ җаваплылыкка тарту каралган. 

Белгәнегезчә, үзмәшгульләрнең кәгазь хезмәт кенәгәсенә эшчәнлекләре хакында мәгълүмат язылмый. Чөнки әлеге кеше үз-үзен эш белән тәэмин итә. Электрон хезмәт кенәгәләрендә дә үзмәшгульләр хакында мәгълүмат бирү каралмаган. 
 

Лилия ЛОКМАНОВА

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading