16+

«Эшмәкәрләре булмаган авылның бүгенгесе юк»

XI Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенында катнашкан Чувашиянең «Слава Картофелю» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте башкарма директоры Рамил Идиатуллин авылдагы 230 кешене эшле иткән. 

XI Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенында катнашкан Чувашиянең «Слава Картофелю» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте башкарма директоры Рамил Идиатуллин авылдагы 230 кешене эшле иткән. 

Чувашиянең «Слава Картофелю» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте башкарма директоры Рамил Идиатуллин бүгенге көндә 5 мең гектар җирдә бәрәңге һәм бөртеклеләр үстерә. 
- Яңа сорт бәрәңгеләр үстерү белән шөгыльләнәбез. Заманча технологияләр белән җиһазландырылган саклагычлар эшләттек. Үз лабораториябез бар. Бәрәңге үстерү буенча федераль программага кердек. Ил буенча ул программада 19 компания катнаша, шуларның берсе – без, - диде ул горурланып. 
Эшмәкәр әйтүенчә, авыл кешесенә эш урыны булдыру җиңел түгел. Шулай да үзләренең компанияләрендә алар 230 кешене эшле иткән. 
- Авылдашыбыз Ркаил Зәйдулла «эшмәкәрләре булмаган авылның бүгенгесе юк» дигән иде. Шөкер, авылыбыз алга бара. Юллар салдык, балалар мәйданчыгы эшлибез. Мәктәп тә, мәчет-мәдрәсә дә гөрләп эшли. Авыл халкы белән дус-тату яшибез, - диде ул.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading