Шәһри Казан

Этме, бүреме, яки “Азан тавышын ишетүгә, шакаллар улый башлый...”

Кайбыч районының Борындык авылына бүреләр төшкән дип хәбәр иткән идек инде. Авыл кешеләре аны төрлесе төрлечә: берләре бүре ди, икенчеләре йә шакал, йә эттер ди. Татарстанның Биологик ресурслар дәүләт комитеты белгечләре исә үз фикерен җиткерде. 

– Ул көнне иртән терлекләр карарга дип чыктык. Ирем Илшат атларга су эчерергә киткән иде, кил әле дип мине чакырды. Башка вакытта су эчәргә чабып киләләр иде, бүген әллә нәрсә булган, кыр ягына карап тик басып торалар, ди. Үзләре куркынган, күзләре акайган, колаклары тырпайган. Шуннан зур-зур эзләр күреп алдык. Атлар, сарыклар тора торган карда янында да, теплица тирәсендә дә йөргәннәр. Без моны бүреләр дип уйладык. Илшатның күрше авылда бер аучы танышы яши. Ул җәй көне төнлә балыкка безнең яндагы Зөягә килә иде. Төне буе бүре балалары улап чыга, болар үссә, кирәгезне бирәчәкләр әле, дигән иде ул. Менә шул бүреләр түгелме икән алар, – дип сөйләде безгә авыл читендә яшәүче Гөлчәчәк Габдрахманова.

Авылдашы Наилә апа Гыйззәтуллина да җәй буе ачык тәрәзәдән ниндидер җәнлекнең улаган тавышны ишеткән. Бигрәк тә мәчеттә азан укылганда улыйлар икән алар.
–    Үзен күрмәдек, тавышын гел ишеттек. Әллә шакал шунда, әллә бүре. Кемдер чупакабра, ди. Берәү генә булырга тиеш түгел алар дигән иде улым да. Әйтеп-сөйләп булмый торган тавыш чыгаралар. Яңа ел тирәсендә Зөлфиягә дә ташланган ул. Аягын, кулларын тешләгән диләр. Анысы нәрсә булуын да белүче юк. Җәй көне чеби-тавыкларга да зыян салганнар дип ишеттек. Бәрәңге алганда да кемнәрнеңдер бакчаларына килгәннәр. Авылда күпчелек олы кешеләр яши. Шикләндерә, куркыта. Берәр чарасын күрергә тырышыгыз, зинһар, – диде ул.

Авыл җирлеге башлыгы Алмаз Гайнетдинов, бүре түгел, кыргый эт булган дигән фикердә.
–    Авыл чатына кемдер бүре дип язды да, шуннан китте ул сүз. Аучылар килеп карады, бүре эзе түгел, диделәр. Үзен күрмәгәч, нәрсә икәнен әйтеп булмый бит. Кыргый этләр булгандыр. Эзләп карадык, табып булмады, – дип сүзне кыска тотты ул.    

Реклама

Борындыкта яшәүче Айрат Нигъмәтҗанов узган ел кыш көне авыл ягыннан шакалның чыгып килүен күргән булган. 
–    Авылдан ерак түгел балык хуҗалыгы бар. Шунда камышлыкларда үрчеп ята алар. Җәй көне төнлә бик каты улыйлар, тавышлары авылга кадәр ишетелә. Посадка тирәсендә дә эзләре күп күренә. Гөлчәчәкләр авыл чатында яшәгәч, аларга төшкән инде алар, – диде ул.   

Татарстанның Биологик ресурслар дәүләт комитеты белгечләренә дә мөрәҗәгать иттек. Аучылык хуҗалыгы белгече авылга барып, эзләрен дә карап кайтты.
–    Эт яки бүре эзе, диделәр. Кар каплагач, кайсының эзе икәнен төгәл генә әйтеп булмый. Ул авылга кермәгән, аны урап узган. Ерткычлардан куркырга кирәкми. Бүрегә килгәндә, ул бик мобиль җанвар, бер көндә берничә дистә чакрым ара үтә. Шуңа күрә аларның күрше төбәкләрдән керүләре бик мөмкин, бигрәк тә азык эзләп актив хәрәкәт иткәндә. Безнең республикада бүреләр очрый, әмма массакүләм характерда түгел, чөнки алар белән көрәш даими нигездә алып барыла. Бүре кеше белән очрашудан качарга тырыша, шуңа күрә алар торак пунктларга керә дип әйтеп булмый. Күргән очракта, 211-70-78 телефоны буенча Татарстанның биологик ресурслар комитетына мөрәҗәгать итәргә кирәк, – диде комитетның матбугат үзәгеннән Ангелина Ширяева.

Тагын укырга: "Ишләре белән авылга бүреләр килеп йөри башласа безгә нишләргә?"

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: