16+

"Ишләре белән авылга бүреләр килеп йөри башласа безгә нишләргә?"

Узган төндә авылга бүре килгән!.. 15 гыйнвар иртәсендә күңеленә шом кергән Кайбыч районының Борындык авылы халкы безгә әнә шундый фото җибәрде. Борчылмаслык та түгел, кайберәүләрнең хуҗалыгындагы абзар-кура, арт бакча ягында чынлап эзләре ярылып ята, ди.

- Бүрене бер эздән генә йөри, диләр... Олы юл ягыннан бары бер эз төшә. Авылдан урманнар да ерак түгел. Абзар тирәсендә нык “иснәнгәннәр”, иртән чыксак ат белән тайның күз-башы тонган, туктаусыз пышкыралар, ашамыйлар, эчмиләр. Сарыклар да нык ярсыганнар, сарайда үзләренә урын тапмыйлар. Эт кенә килгәндер дисәк, алар болай ук курыкмас иделәр, малкайлар әле дә тынычлана алмыйлар бит... Авыл хәбәрләре төркеменә яздык инде, анда районда җаваплырак эштәге кешеләр дә бар. Авыл советы да укый... Берәү генә дә түгелдер кебек, бакча артында күл бар, шунда туктаганнар да эзләр икегә аерылган... Ишләре белән авылга бүреләр килеп йөри башласа безгә нишләргә? - дигәннәр.

Бөек Ватан сугышы елларында авыл халкын чын-чынлап борчуга салган бүреләрнең кабат “уяну”лары мөмкинме?... Бу эзләрне кем таный, чынлап та бүренекеме?...

Гөлнур Шәрәфиева

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

4

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading